Дэу энием сузлэре
Кечкенэдэн яхшылап тынладым
Шул сузлэрнен дорес мэгънэсен
Авызым печкэч кенэ анладым...
Жавапсыз кешегэ эш йоклэмэ
Азагына хатле житкермэс.
Игтибарсызга- купме сойлэсэндэ
Ул беркайчан сине ишетмэс...
Якын барма, комсыз кешегэ
Комсызлыгы анын канында.
Кончел кеше белэн тормыш корма
Тынычлык тапмассын жанына.
Наданны син купме ойрэтсэндэ
Берни алмас барыбер башына.
Ярсучанга, зинхар бер суз эйтмэ
Токерер ул синен, ашына!
Эгоист тик узен генэ жирдэ
Ярата ул, курми беркемне.
Масаючан белэн утыра курмэ
Колкегэ калдырыр, берконне!
Упкэчелгэ, упкэ сузлэр эйтмэ
Упкэлэр ул, сине анламас.
Кире кешедэн омет котмэ инде
Барыр юлдан борылыр, бара алмас!
Мескен кеше гел жэллэтэ инде
Ни булсада уйный ул ролен.
Икейозле синен кузгэ карап
Сатар сине, тыймый гамэлен!
Тэкэббергэ башынны бэйлэмэ
Кешене ул барыбер санламый.
Ялганчыга якын бара курмэ.
Дорес нэсихатне ул, анламый!
Вакчыл кеше йорэгенне телэр
Барлык нэрсэгэ дэ бэйлэнеп.
Сатлык жан дусын була алмас.
Торле кыяфэткэ керер ул,эйлэнеп.
Усал кеше бик куркыныч тугел
Усаллыгын куллана белсэ.
Оятсыз кешедэн, саклана кур!
Оенэ кертмэ, дусмын, дип килсэ!
Дэу энием эйткэн сузлэрне
Кабат-кабат баштан кичерэм.
Рэнжеткэннэр гафу сорасалар.
Ярлыкармын, мин чын, КЕШЕЛЭ!
Свидетельство о публикации №115031006586