Рамзи Нугманов. В эпоху зарождения России. Текст

                Рамзи Нугманов

                РУССИЯ  ТУГАН  ЧОРДА ...   
                Рус халкынын 1185 елда язылган “Слово о полку               
                Игореве” исемле  эсэренэ  таянып  ижат  ителгэн 
                эпик  поэма. 2 пэрдэдэ)

                Кереш суз
Россия Федерациясе бик борынгы чорлардан килгэн торки, иран хэм славян халыкларынын яшэеше белэн бэйле хасил булган дэулэт.  Шуна курэ Россиядэ яшэгэн халыкларнын монэсэбэтен ныгыту кирэк эш.  Бу хакта соекле шагыйребез Г.Тукай:  “Рус белэн тормыш кичердек сайрашып, Тел, логать, гадэт вэ эхлак алмашып...”,- дип язды узенен “Олуг юбилей монэсэбэте белэн халык омидлэре” исемле шигырендэ (1913).
Рус эдэбиятынын “Кнэзь Игорь (Игэр?) явы тарихы” исемле бу хикмэтле эсэре хэрвакыт игътибарны узенэ тарта. Чонки биредэ безнен борынгы бабаларыбыз тарихыннан кыйммэтле хэбэрлэр сакланган. Тик бу эсэрнен табылуына инде ике гасыр вакыт утугэ карамастан, ул эле безгэ тулысынча серлэрен ачмый тора. Монын сэбэбе шул, бу эсэрне фэкать берьяклы караштан чыгып, башка халыкларга карата “дошманлык” идеясенэ таянып тикшеругэ кайтып кала. Аннан сон анын кайда язылуы хакында да ялгыш караш саклана булса кирэк. Мэсэлэн, галимнэр аны Киевтэ язылган дип саныйлар. Безнен фикеребезчэ, ул Чернигов кнэзлегендэ туган. Кызганыч ки, бу эсэрнен авторы да билгесез санала. Лэкин аны Чернигов кешесе Беловолод (Белекбай) исемле олы турэ язган булуы шик тудырмый.
  Нихаять, “Жен бар, пэри бар” дигэндэй, Киев кнэзьлэре  уз куршелэре (Днепр буе торкилэре) белэн хэрвакыт сугыш-талаш сэясэте алып барганнар. Шул ук вакытта Чернигов кнэзьлэре  курше, Дон буенда кучмэ тормышта  яшэгэн кыпчаклар белэн, дустанэ, аралашып яшэгэн булуы ачыкланды. Тик Киев монахы Нестор елъязмасында (“Повесть временных лет”) бу хакта: “Половцы враги Руси. Они приходили к нам огнём и мечом...” дип язып калдырган. Кызганычка бугенге  рус  галимнэре дэ, Несторнын шушы беръяклы фикерен гомумилэштереп, “Днепр хэм Дон елгары буенда яшэгэн борынгы кучмэ торки кавемнэр алар безнен очен дошман халык” дип фикер йортэлэр. Хэм, эйткэнебезчэ, “Кнэзь Игорь явы тарихы” кебек эсэрне дэ алар шушы ук “узара дошманлык” карашыннан чыгып узлэштерэлэр. Мона каршы 1975 елда басылган узенен “Аз” и “Я” исемле китабында, куренекле казах язучысы Олжас Сулейменов,  киресенчэ, “Руслар торкилэргэ карата хэрвакыт дошман” дигэн фикерне алга сорэ.
  Лэкин  чыннан да борынгы кавемнэрнен  шулай дошманлык идеясе белэн сугарылып гомер итулэренэ хич  ышанасы килми. Шуннан чыгып, 1980 еллар башында, Казанда,  бу эсэрне янадан тикшеру эше башлаган идек. Ул вакытлар инде ерак калды. Хэм хэзер без бик куп тарихи мэьсэлэрне янача анлыйбыз инде. Хэрхэлдэ, мэсэлэн без мэктэплэрдэ торки халыкларга карата бары тик “поганый татарин” дип бэя биру кебек карашлардан ерак торабыз.
Чыннан да, Беловолод (Белекбай?) Просовичнын бу гузэл эсэрендэ борынгы чорлардан килеп, безнен илдэ яшэгэн торле-торле кавемнэрнен ачы хэм татлы минутлары бэян ителэ бит. Эмма шунысы тетрэндерэ, буген без   Киев елъязмасындагы катгый нигезе булыр-булмас шушы “дошманлык” идеясенэ буйсынып, Чернигов белэн Дон буе кавемнэре арасында яшэгэн матур куршелек монэсэбэтлэрен мыскыл итэбез бугай. Шунын остенэ  шикле  шушы карашны мэктэп балаларына да ирешетеп килэбез инде, элбэттэ. Моннан тыш, Россия халыклары яшэешенэ карата мондый ялгыш фикер, ул бугенге Узэк белэн Идел буе халыклары монэсэбэтен формалаштыруда да  узенен тискэре тээсире белэн катнаша торуын эйтергэ кирэк.
 Эйткэн суздэн чыгып, без алдыбыздагы “Кнэзь Игорь явы тарихы” дигэн элеге  эсэрне, бугенгэ чишелеп житмэгэн мэсьэлэ дип санарга  жорьэт итэбез. Хэм аны нихаять сэнгати чараларга таянып тикшеруне алга сорэбез. Ышанабыз ки, чыннан да Россия халыкларынын борынгы ныклы бергэлек идеясеннэн  башка, безнен матур килэчэгебез дэ  булмаска момкин. Хэм мондый аяныч хэл куркынычын истэ тоткан хэлдэ, халыкларыбызнын 2,5 мен еллык гуманистик тарихы булуын да искэ тошерер идек. Бу урында суз торки халыклар тарихында б.э.к. беренче менъеллык урталарыннан башлап кискен усеш (ренессанс) кичергэн Узэк Азия цивилизациясе казанышлары хакында бара. “Туган жир-суларыгызнын хэм ата-бабаларыгызнын якты истэлеген соеп саклагыз” дигэннэр алар. Кайбер сэбэплэр аркасында мондый тарихнын бездэн яшерелеп торуы бетерелергэ тиеш. Бу – боек дэулэтебез халыкларынын изге талэбе. 
                Автор




Рольлэрне башкаралар:

Ярослав Всеволодович- 1177-1197 елларда Чернигов тирэлегенен Олы кнэзе. Ярославнын бабасы,  Олег Святославич,1116 елларда Кара дингез буендагы Тамыртархан жирлэрен билэгэн кеше.

Беловолод (Белекбай) Просович -  текстны узе язган кеше хэм аннан озеклэрне укып башкаручы зат.  Ул – Ярослав  кнэзгэ якын турэ, илчелек эшлэрен башкаручы, Олы кнэзнен кинэшчесе. Князь Игорь житэклэгэн яуда катнашкан кеше.

Игорь (Игэр) Святославич- 1170-1202 елларда Новгород Северск хэм, сонрак, Чернигов князе, шулай ук Ярослав Мудрыйдан сон дуртенче буын бер асылзат. Игэр - эсэрнен топ геройларыннан берсе.

Всеволод Святославич – князь Игорьнен энесе, Курск шэхэре кнэзе.

Владимир Игоревич- кнэзь  Игорьнен улы, яшь кнэзлэрдэн берсе.
Святослав Олегович – Рыльск князе (21 яшь), Игорь кнэзнен туганнан туган энесе.

Ярославна – князь Игорьнен,  Владимир Игревичнен энисеннэн сон килгэн, икенче хатыны, Ярослав Всеволодовичнын кызы.

Кончак Артыкович-боек хан, XII йоздэ Дон елгасы буйларында яшэгэн торки-кыпчак кабилэлэренен житэкчесе, кнэзь Игорьнен дусты. 

Буджанат Кончаковна- Кончак ханнын житкэн кызы.

Елтук Сырчан- Аксакал, Дон буе торкилэреннэн бер акыл иясе.

Аулар- егет кеше, князь Игорь тирэсендэ хезмэт итуче кеше.

Борынгы халык, сугышчылар, яшьлэр хэм кызлар...





                I пэрдэ
                1 куренеш   
Борынгы Чернигов шэхэренен боек кнэзе Ярослав Всеволодович сарае. Ярослав белэн Белекбай Просович керэлэр. Илче Белекбай Ярослав кнэзгэ бер торгэк тапшыра. Кнэзь бер кисэк ак тире кисэген эзлэп ала хэм аны бик бирелеп укып чыга.
Шуннан сон ул рухланып хэм рэхмэт эйтеп, Просовичны тэбрик итэ. Суз Кончак хан белэн дуслык-телэктэшлек хакында килешуне янартып дэвам иттеру хакында бара.

Ярослав: Рэхмэтлэр Сина, Белекбай, хан дуслыкны беркеткэн. Бу анын тамгасы, мэгэр, уктай сузылып киткэн... Ни хэлдэ Кончак хан узе? Жэйлэулэр кая житкэн?

Белекбай: Ихтирам-сэламнэр Сезгэ! Йорт ерак тугел чиктэн...  Котулэр бай, мал-туар куп, дингездэй тулып киткэн...

Ярослав:  Хуш, Белекбай, без дэ шунда, Дингезгэ юл тотарбыз!
Белекбай: Анлыйм, кнэзь... Тамыртархан.., . Шуны куздэ тотамсыз?

Ярослав:  Нэкъ шулай, дустым, яшермим... Без Дингезгэ чыгарбыз!

           Кнэзлэр Игэр хэм Всеволод Святославич керэлэр
Ярослав: Хуш килэсез, туганнарым, Сезгэ Суз-фэрманым бар: Игэр! хэзерлэнче Яуга...  Алыгыз барып Тарханны...  Ходай унышлар юллар!

Игэр: Без Яуга хэзер, Юлбашчым! Бабалар даны – Антым!..
Ярослав: Юлга чыгыгыз, Улларым... Йа Хозер юлдаш булсын!

Барысы да аяк урэ басып саубуллашалар хэм таралышалар.






                2 куренеш 
  Яудан кайтканнан сонгы вакыт... Кнэзь Игэрнен Новгород-Северск шэхэрендэге сарае. Белекбай эш булмэсенэ уйга калып нэрсэдер яза. Тэрэзэлэрдэн шэхэрнен узэк мэйданы кузэтелэ.

Белекбай: Хуш. Сойлэп карыйкчы Кыйсса, Владимир кнэздэн* башлап. Иза чикмэсен калэмем  авыр хэллэрне саклап. Ялгыштык ла, мэгэр, батыраеп китеп, курше жирлэргэ кердек. Кыпчакнын яшьлэрен, кыз-кымызны куып, кеше колдереп йордек...

Кнэзь Игэр керэ. Кунелсез. Тургэ узып утыра.

Игэр: Мин бик гаеплемен, Белекбай. Эйткэн кинэшенне тотмадым...

Белекбай: Гафу, Игэр! Язмыш кушкандыр ла... Ни булганын тынлап кара сон (Алдарак текст диалог рэвешендэ укыла).

“9-нчы конне копэ-кондез карангылык басты доньяны. Кояш сунде шомлы караланып, курку басты безнен кунелне ... Батыр кнэзь болай дэште шунда:
Гакэрилэр! Батыр яраннарым! Хичбер  курку Сезне басмасын! Атланыйк атларга, очыйк Донга буена, уз антыннан беркем кайтмасын!” 

Игэр: Эйе,  борынгыдан килгэн сузлэр... Тик без кеше таларга дип бармадык. Изге гамэл,  шохрэтле юл  сайлап,  Ил бэхете очен атладык.

Белекбай: Эйе...Юлны дорес башладык без.... “Менэ Новгородта** быргы уйнады...  Путивль кутэрде байракларын...  Курски да хэбэр юллады. Всеволод яза: “Соекле абыем! Без – икебез бер Ата хэм Анадан... Менегез атларга – без котэбез, юлда курешербез янадан. 

Игэр: Энэ, курэсен бит, туган энем – ул  да мина нинди ышанган!
Белекбай: “Шуннан Игэр  алтын озэнгегэ, читек башына басты... Без юлга чыкканда якты кояш иде. Лэкин юлда Кояш тотылды. Юлга чыгар тондэ ерак куклэр дэ ризасыз, гуя Перун*** да каршы иде.
Тик, шул хикмэт, иртэн сандугачлар сайрый, юлга онди житез жэнлеклэр... Дию**** узе,  гуя байраклар йозеннэн, безне яуга чакыра иде!”.

Иск. *Владимир Мономахнын Дон буена 1111 елгы яуларына ишарэ.
**Новгород-Северск шэхэре.
*** Перун – борынгы диннэрдэ кук галэмэтлэре алласы.
****Дию – борынгы славян халкынын сугыш алласы (XII – йоздэ эле христианлык дине кин таралмаган булса кирэк).
Игэр:  Эйе, гаскэр юлга чыкты, сулар кичеп, елгалар...
Белекбай: “Моны куреп, кыпчаклар читкэрэк, арбаларын куып, йогерде. Шомлы тондэ копчэклэр чинавы, эйтерсен, каз* кугандай иде! Лэкин Игэр, хич куркуны белми, хаман Донга табан омтыла...
Йа, Хода! Инде туган жир калды урлэр артында...
Далада тон. Безнен гаскэрилэр арып-талып йоклап киттелэр. Тик жомга кон безнен яшь кнэзлэр кыпчак жэйлэвенэ хожум иттелэр...”

 Игэр: Эйтерсен Мин куштым?! Без тын гына Донны кичэргэ идек!..



                3 куренеш

    Яхшы атларда топ гаскэрне ерак калдырып, алдан барган яшь  кнэзьлэр, Святослав Олегович хэм Владимир Игоревич группасы, матур Дала жэйлэвендэ хэрэкэт иткэн кыпчак ыругына килеп чыгалар. Жэйлэудэ кызлар эйлэн-бэйлэнен куреп, камап алалар. Биредэ Владимир, Кончак хан кызы, Буджанатны очрата. Святослав атларда качып киткэн жэйлэу егетлэрен куып мавыга. Лэкин бу хэл кнэзь Игэр явын ялгыш нэтижэлэргэ китерэ.

Владимир: Ах, нинди матур донья бу! Эйлэн-бэйлэн уйныйлар!

Святослав: “Алга дружина, камагыз бу ыругнын барчасын! (Владимирга) Син монда кал. Бу “татарлар” бездэн ерак  качмасын...”. (кыпчак яшьлэрен куа китэ). 

Владимир: (Кызлар эйлэндереп алган Буджанатка эндэшэ): “Саумы сез Дала матуры! Тыныч булыгыз, хормэтлем, без сезгэ янамыйбыз!”

Буджанат: “Якын килмэгез, юлбасар! Сез жавап бирэчэксез!”

Владимир: “Чу, Буджан! Кончак хан белэн без Килешу тозегэн! Минем анам кыпчак булган. Атлыйм анын эзеннэн...”

Буджанат: “Эйе, дус, Сез... Нигэ  егетлэрне куып китте...тегелэр?”

Владимир: “Куркып гауга кутэрмэстэн, тоткарлау иде исэп...”

         Буджанат: “Белдем, бугай, Игэр белэн этием бит эшнэлэр. Гафу, зинхар, мине кызлар зуртирмэгэ дэшэлэр...”   
               
                (пэрдэ)
*Биредэ “Каз” яки “Аккош” тошенчэлэре кабилэ тотемнарына ишарэ.

                II пэрдэ
                1 куренеш
Кончак хан тирмэсендэ. Белекбай Просович хан белэн сойлэшеп утыралар. Просович юлда, алдарак барган яшь кнэзьлэрнен, ялгыш кызып китеп, бер жэйлэу халкын куып таратуы хакында сойли. “Улем-житем булмаса да, безнекелэр кыпчаклардан корал хэм байракны тартып алганнар” дип Кончак ханнан гафу итуне сорый. Дустанэ анлашу барлыкка килэ.

Кончак:  Кем уйлаган, шулай Игэр туган, безгэ хожум итэр дип?! Башта без дошман дип белдек, зинхар, Белек, гафу ит...

Белекбай: Э, без, уйлаган диме инде, яшьлэр шаярыр диеп?!
Кончак: Тик шунсы кунелле тугел, ара бозылды бераз... Кнэзлэр донья булгэндэ, кыпчак гаепле кала! Алар бит безнен кияулэр, кыпчак якларга бара... Ярый э

Белекбай: Киевтэ халык ни уйлар?  Алар бит безне гаеплэр, яуга ялгыз барган дип?!

Кончак: Дорестэн дэ бу доньяда руслар тыныч яшэми. Мономахны гына алыйк*,  купме кан койган иде!

Белекбай: Алман вэ  Рим, Балкан-грек безне селкеп битэрлэр... Боек кнэзь Святослав та сыйпамас безне баштан! “Елга тобендэ калдылар ботен гаскэр”, - диярлэр

Кончак: Анысы дорестэн ук тугел, мангайлы баш – Белекбай! Кыялы зур елга тугел, руслар йозеп, качтылар.  Игэрне таныгач, барсы, сезгэ юлны ачтылар. Игэр яраланган иде... “Дэвалыйк”,-дип таптылар. Ул кул буенда, тирмэдэ. “Мэ, кылычын алып бар”.
                (дустанэ рэвештэ саубуллашалар)

Этисе янына Буджанат керэ. Сойлэшу барышында ул Владимирнын токарлануы хакында белэ.
Буджанат: Ах, Этием, Владинын монда ни катнашы бар?

Кончак: Алай тугел эле, кызым, халык торлечэ уйлар.  Азрак токын булып торсын... Телэсэн курергэ бар!
        (Буджан, рэхмэтле саубуллашып, шунда китэ).

Иск.:* Суз кнэзь Владимир Мономахнын XII гасыр башында ук Дон буе кыпчакларына каршы канкойгыч зур хожуме хакында бара.

                2 куренеш

Владимир аерым бер тирмэдэ. Ялгыз. Ул гади киемннэн хэм кунакны бераз унайсызланып каршылый. Башта Буджан мондагы шартларга карата ризасызлык белдерэ. Сонрак яшьлэр арасында тирэн анлашу туа.

Владимир: Гафу, Буджан, мин эсир чак... Эмма миндэ гаеп юк. Мин житэкче зат тугел...
Буджан: Мин сине анлыйм, Влади, син затлы нэселлэрдэн...

Владимир: Сине кургэнне бирле мин, тош курэм бугай, Буджан...

Буджан:... Бу тирмэ, минемчэ, матур...Персиян рэвеш кунган!

Владимир: Бергэ синен белэн булсам, мин моннан китмэс идем...

Буджан: Ах, хормэтлем, сезгэ, мэгэр, кенэзлек тэ йок, кана...

Владимир: Мин синен белэн Буджанат, кенэзь булсам да риза!

Буджан: Эйе, читлектэге коштай, ташпулатта яшэсэн...

Владимир: Яшилэр бит куп кешелэр, “яраксызлар” димэсэн.

Буджан:   Таларга да ярыймы шул, хич килерен булмаса?
      
Владимир: Без таламыйбыз, Буджаным, жиребезне туплыйбыз! Сез “аерым хужалыклар”... Без Узэкне хуплыйбыз! Табигать белэн корэшми,  рухыбызны барлыйбыз... Мастерлык юнэлешендэ, осталыкны чарлыйбыз.

Буджан: Э бездэ тоемлау да бар, Боек Затны таныйбыз... Сез бит мэжусилэр эле, без моны яратмыйбыз*.

Владимир: Эй, Буджан, корэшмик эле. Мин синсез яши алмам...
               
Буджан:  Монда телэк кенэ житми... Тик белеп булмый алдан...
Владимир: Син тагын килерсенме сон? Мин сине котэм, Буджан!
Буджан: Эйе, хикмэт бер бабай бар. Сине курергэ тели.
Владимир: Мин сезне котэрмен, Буджан, шат булырмын, хормэтлем!

                (Лаеклы рэвештэ хушлашалар)
Иск.: *Суз Ботен доньяны бар иткэн Тэнре рухы хакында
.
                3 куренеш

Кончак хан билэмэсендэ, тыныч тирмэдэ кнэзь Игэр шифаланган жир.
Игэр белэн Просовичнын курешуе. Кнэзьнен бер кулы бэйлэуле.

          Игэр:  Хуш, Белекбай,  саумы дустым! Хан белэн курештенме?

Блекбай: Эйе, анын яннан килдем (Кнэзьнен кылычын тапшыра), терелеп житештенме?


Игэр:   Рэхмэт, Белек, мин сэламэт. Кончак хожум иткэнме?
Блекбай:  Юк, хормэтлем, безнен чиктэн шау-гор килеп кайтканнар...
         Игэр:   Монысы ярый... Онытылыр шэт, эсир булып ятканнар...
Блекбай: Ул гынамы, Кончак эйтэ: “Яуга бергэ барыйк”, - ди. Тик: ”Язын тугел, козгэ”,- ди, Халкыбыз кочле чакта!

 Игэр:  Эхэ, ярый, бик ярый бу: Без жинелмэдек, димэк! Хэм, Белек дус,  Кенэзгэ*  ук ирештер монын хакта!

 Блекбай: Димэк, мин китэм иртэгэ, Боек кенэзь котэдер...

 Игэр:  Мин дэ озак тормыйм, котэм, халык тынычланганын**...

Блекбай: Дошманлык сизмэдем, кенэзь, рухын  жэберлэнмэсен. Без явызлык кылмадык бит... Ялгышлык кылганбыз икэн, тозэтербез хэммэсен!

Игэр: Эйе, Белек, хак сузенэ башка хич жавап булмас. Хуш!

                (дустанэ саубуллашып, аерылышалар)




Иск.: *Биредэ суз  Черниговнын Боек кенэзе Ярослав Всеволодович хакында.

** Тарихи мэгълумэтлэргэ караганда, Игэрне, “кайбер зыян кургэн кешелэрнен уче булмасын” дип куз-караш астында тоталар.


                4 куренеш
Кенэзь Игэрнен улы Владимир белэн очрашуы. Улына карата анын хэер-фатыйхасы.

Игэр:  Улым... саумы? Яран юкмы? Син кайда юкка чыктын?

Владимир: Исэме Эти, сэламэтмен... йорэк эшен алмасан...

Игэр:  Хе... Эле яр да таптынмы?  Кем хакында суз бара?

Владимир: Суз, эти, Буджан турында, мин ана гашыйк булдым...
Игэр:  Хуш, улым, каршы тугелмен – хан кызы начар булмас... Кыз белэн гаскэр дэ килер, “Юк, дип, кунеллэр тулмас”... Корэшлэр алда, улым!

Владимир: Рэхмэт, этием, сузенэ, Син уйлаганча булыр! Кулын нихэл, ат менэргэ, юл йорергэ ярыймы?

Игэр:  Эйе, мин юлга жыенам,  сезне котэрбез, улым!
Владимир: Сау бул, эти, имин котыл, мин сина рэхмэтлемен!
                (жылы рэвештэ аерылышалар)
Игэр:  Эйе, мина китэргэ кирэк... (Сакта торучы егетлэр арасыннан Ауларны чакыра).
Ауларга: Ярый, Аулар, мин ризамын... Карангы тошкэчтэн мине чишмэ янда котэрсен. Жирэн кашка белэн шунда хэзерлэнеп тошэрсен. Егетлэрнен дэ жаен тап, беркем гаеп итмэсен...

Аулар: Башосте, рэхимле кнэзь, Син кушканча эшлэрмен...(китэ).

Игэр кенэзь ял итэргэ урнаша. Шуннан сон сэхнэ артында сакта торучы егетлэр матур монлы койлэр жырлап кич житкерэлэр. Бу урында башкорт халкынын “Сандугачкай”, татарнын  “Су буйлап” хэм башка борынгы койлэре янырарга мокин.               
       





                5 куренеш
Кенэзь Игэрнен Чернигов шэхэренэ кайту куренеше. Сонрак улы Владимирнын яшь кэлэш белэн илгэ кайту куренеше. Ярослав Всеволодовичнын аларны риза-бэхиллек белэн каршылавы. Ике халыкнын бергэ шушы ялгыш килеп чыккан низаг хэллэренен имин тэмамлану тантанасы. Бэйрэм куренеше.

Ярослав: Бэрэкалла, хуш, кайттынмы, исэн-саумы, Игэрем?
Игэр: Сезнен хэер-фатыйхада, мэрхэмэтле кенэзем! (курешэлэр).
Ярослав: Батырга чэркэ бирегез, сый-хормэт китерегез...

  Барысы да шатланышып курешэлэр.  Ярославна йогереп  килеп  керэ.
Соеклесе Игэр белэн курешу картинасы. Сонрак Владимир белэн Буджанат сэхнэгэ кайтып керэлэр. Сэхнэ, яшьлэр белэн бергэ, бик куп торки гаскэрилэр белэн тула.
           Ике арада дуслык саклану унаеннан  халыкта  бэйрэмчэ  канэгатьлэну
халэте туа. Узара сэламлэу хэм солых саклану унаеннан узара ихтирамлы котлаулар, алкышлау. Халыклар дуслыгына дан игълан ителэ

                (жыр-биюлэр, уеннар башлана)

                (пэрдэ)

   
   

nrg14@Rambler.ru


Рецензии