Эх дускаем
Икебездэ тол булдык,
Ходай безгэ шулай язгач
Куз яшь белэн бит юдык...
Нишлисен яшэргэ кирэк
Бер ул, бер кыз синендэ
Миндэ япа-ялгыз калдым
Синендэ юк, тинендэ.
Кемгэ язмыш бэхетлэрне
Вагон-вагон бушата
Э ник безнен язмышларга
Кара кайгы таш ата.
Эле ярый бер-беребезне
Юатабыз суз белэн
Кайда йори безнен бэхет
Коерыгын кем кургэн.
Авыр инде ялгыз башка
Иртэ, кичен бер узен
Телэсэн- телэмэсэндэ
Яшькэ чыланган кузен...
Тормыш инде дэвам итэ
Безгэ яшэргэ кирэк
Булсын иде дэ бит янда
Син-син, дип типкэн йорэк.
Эх дускаем кайгырмачы
Бездэ дэ булыр бэйрэм
Бэлки безгэдэ насыйптыр
Ал чэчэклэрдэн бэйлэм!
Сабыр тобе сары алтын
Котик без сабыр гына
Безне кайгылар да берчак
Югалып калыр гына...
Кутэр башын эйдэ жырлыйк
Икэу белгэн койлэрне
Башка искэдэ алмабыз
Эрнеп уткэн коннэрне!
Якын дустыма.2010 елда язылды.
Свидетельство о публикации №114102010935