ЯШИК ЭЛЕ
Рэнжетулэр, авыр сузлэрдэ
Яхшылыкны гына курэ икэн
Начарлыкны курми, кузлэрдэ.
Уза барган саен гомерлэр
Акыл безгэ кубрэк остэлэ
Яшь чактагы кебек ашыкмыйсын
Кемдер сине сагнып котсэдэ.
Еллар уткэн саен без куберэк
Сабырырак, тузем булабыз
Козе килер,-диеп гомерлэрнен
Инде уйлап донья корабыз.
Караны да, актан без куберэк
Инде хазер таный алабыз
Юлларныда инде, урау тугел
Тигез итеп алга ярабыз.
Яшь чактагы кебек алданмыйбыз
Ялтыраган хярбер алтынга
Кубэлэккэй кебек очмыйбыз шул
Инде хазер янган ялкынга...
Матур сузлэр тиз эретэ алмый
Ялганны таныйбыз караштан
Чонгылларга хазер уралмыйбыз
Топтэн уйлыйбыз без, инбаштан.
Безнен эле ин матур чорыбыз
Унган, булган, чибэр эле без
Якты доньяларны ду китереп
Житте хазер яшэр чагыбыз.
Свидетельство о публикации №114083104567