Ут эчендэ
Эйтемгэ мин ныклап ышандым,
Бер адымда булып, шушы уттан
Узем буген чак исэн калдым...
Тон уртасы йокынын тэмле чагы
Уятты мине шартлау тавышы
Жомга булгач, туйлар ахры, дидем
Туйда гадэт, салют атышы.
Йокыдан айнып, ныклап тынладым
Никтер охшамаган салютка
Балконыма чыгып, тышка баксам
Жуя яздым ушны, шул утка.
Куршелэрем яна, инде шартлау
Газга кадэр барып житкэнме?
Тизрэк торчы, янып улэбез,дип
Хатерлимен иремэ эйткэнне.
Оскэ кими, кулга берни алмый
Мин ишекнен ачтым бер катын
Шаулап ойгэ тотен килеп керде
Э подъезда инде, ут-ялкын...
Пожарныйлар ишек шакый анда,
Тизрэк-тизрэк хазер шартлый, дип
Электрда сунгэн, сигезенче каттан
Ничек тошэр, хазер картлар, дип.
Юеш солгене мин башка каплап
Ябыштым нык, пожарный кулына
Бер нэрсэ куренми,тотен тулган
Ут божрасы барыр юлымда...
Алла безне саклап калды, рэхмэт
Исэн-сау чыктым ут эченнэн
Буген калсан эгэр урамда
Ярдэм сорарсын син, сон кемнэн?
Алты гаилэ калды хазер урамда
Кем кайгыртыр алар язмышын?
Кем гаепле шушы афэткэ
Кем каргышы, кемнен ялгышы?
Узе генэ белэ, кайгы килгэн
Башларыннан уткэн кешелэр
Яшь балалар белэн, урамда калды
Мин яраткан, якын куршелэр...
Сакланганны ходай саклыйм, дигэн
Артны-алны карап яшикче,
Ахмак адэмнэргэ зихеннэрне
Ходайкаем зинхар, син бирче!
7\15 йортынын 103, 104, 105,106,107,108 квартираларына ярдэм кирэк! Н-город.
Шушы шигырьне язар алдыннан, куршем белэн сойлэштем, ике булмэле фатирлары янып бетте, бер оятсыз наркоман аркасында, Соцзащита 10 мен акча бирэ, ди , оят инде,нэрсэ алып була ул акчага? бутэн организация бер тын чыгармый, э бит уллары мэктэпкэ китэ 1 сентябрьдэ, Безнен Мэрия СПИТ! УЗ кесэлэрен генэ кайгырта, кайгы килсэ ярдэм итуче юк!!!
Свидетельство о публикации №114081302868
Ирида Акалы 15.08.2014 23:23 Заявить о нарушении