Айлы тон

Жэйге тондэ йолдызларга карыйм,
Жем-жем килеп  куктэ яналар...
Монсу гына колгэн айны барлыйм,
Сагыш баса кунелне янадан...

Сэлэм эйтче сойгэнемэ,аем,
Житкер ана, соям мин хаман,
Еллар ташкынында адашсам да,
Рэнжетсэ дэ язмыш бик яман.

Син дэ инде берэунен яры,
Мин дэ уземэ курэ парлы.
Онытып кына булмый икэн
Яшьли шашып сойгэн ярларны...

Аем минем,син шахиты иден
Мэхэббэтем туган язларнын.
Купме тоннэр йолдызларны санап
Аттырдык без нурлы таннарны.

"Мин мэнге синеке генэ"-дип,
Кулъяулыклар чиктем тилереп.
Алдынмы булэгемне кабул итеп,
Коттенме икэн мине тилмереп?

Еллар узды,купме газапларны
Кичерергэ туры килде безгэ дэ,
Язмыш аямыйча бокте канатларны,
Еллар агымы чагыладыр козгедэ.

Чэчлэргэ дэ чал йогерде инде
Мангайларда сырлар сызылды.
Кузлэрдэге сагыш тоныкланды,
Хыянэт ачысы да онытылды...

Сэлэм юллыйм тагын айга карап,
Ышанам мин,сойгэнемэ житкезер,
Ул да шулай айга карап торса,
Мэнге сунмэс союемне сизэнер...
 


Рецензии
Добрый вечер Ирида! Уйларын, кагэзь остенэ тошэ, бик матур))))))))))))

Рябина Хат   31.07.2014 20:45     Заявить о нарушении
Рэхмэт, Рябина!!!Чыннан да онытылмый торган газаплы мэхэббэт булды ул...

Ирида Акалы   31.07.2014 22:39   Заявить о нарушении