Тозэлмэс эрну

Буген язнын беренче коне, кояш иртэн-иртук узенен сихри нурларын жиргэ сибэ башлады. Милэушэ буген иртэ уянды ,кояш нурлары анын битенэ тошеп, тэрэз пэрдэсе аша иркэли, сабый бала кебек назлый иде.
Буген анын ял коне булганлыктан эшкэ ашыгасы юк иде.
Ул торып урын-жирен жыйды, яраткан зэнгэр халатын киеп, чэчлэрен матур итеп оеп куйды да, ин беренче эш итеп кондэгечэ, тэрэз пэрдэлэрен ачып аска урамга карады.
Урамда искиткеч матур иде, кояш нурлары, менэ мин сезгэ яз булэк итэм- дигэндэй ботен доньяны яктырткан, урамда кугэрченнэр, чыпчыклар юл буена жыелган су янында шатланышып голдерилэр, чыркылдыйлар- иде.
Милэушэ шушы хозурлыкка карап берничэ минут басып торды, аннары нидер исенэ тошкэндэй ванна булмэсенэ кереп китте.
Юынып алгач яшэреп, жинелэеп киткэндэй хис итте ул узен, кухня ягына чыгып газ плитэсен кабызды да, чэй кайнаганчы эзрэк ойне жыештырыйм - дип янадан зур булмэгэ чыкты, тэрэз ягына килде, урамда кеше куп, яшьлэр жыелышып каядыр китеп баралар, аларга карап Милэушэ кызын хям улын искэ тошерде, аларны шундый нык яратканын , сагынганын уйлады хям тагын аска урамга куз салды.
Ул, каршы якта урнашкан, халык суды йортыннан бер ир-ат чыгып, кызу-кызу атлап киткэнен кузэтте, шулвакыт, шул ук ишектэн бер бик яшь куренгэн ханым йогереп чыкты да як-ягына карады, аннары ир кешене куреп анын артыннан йогерде.
Милэушэ уйлавы буенча болар эле генэ аерылышып судтан чыгучылар иде...
Ханым нидер кычкырды, лэкин ир-ат борылып кына карады да юлын дэвам итте, ханым аны куып житте, менэ ул бармагыннан алтын йозеген алып ана сузды, лэкин ир кеше балдакны алмыйча, бер суз эйтми китеп барды, ханым балдагын учына кысып, ой почмагына соялде, бер-берсен яратып ойлэнешкэн, кавышкан ике кеше, елганын ике яры кебек икесе ике якта калды, мэхэббэт сунгэн, аралар суынган иде курэсен...
Мэхэббэт бит ул учак кебек, утын остэп тормасан сунэ...
Милэушэнен башына узеннэн узе, егерме ел элек булган хатирэлэр эйлэнеп кайтты, Милэушэ узенен яшьлеген, эти-энисен, туган ягын, беренче мэхэббэтен искэ тошерде, шул вакыт кухня ягында, чэйнукнен сыбызгысы кычкырганы ишетелде, ул хислэреннэн арынып чэй эчэргэ дип кухняга таба атлады.
Чэй эчеп, кухняда эшлэрен бетергэч, эзрэк ойне жыештырырга дип су алып булмэгэ керде, китап киштэлэренен тузанын сортэ башлады, азрак кына онытылып китте, шул вакыт китап эченнэн бер конверт килеп тоште, ул аны кулына алды, бу хат анардан иде...
Ул тормэдэ утырган вакытта язган хаты, башыннан азагына хатле мэхэббэт хисе белэн сугарылган хат...
Бу хатны чит кеше укыса, бэлки ,- я  хода бу чын ир кеше,ничек ул хатынын ярата- дип уйлар иде, э Милэушэ алай уйламый, чонки  чынбарлыкны белэ...
Анын уйлары янадан яшьлеккэ эйлэнеп кайтты.
   Ул кичне тулай торактагы кызлар барысыда Илнурга гашыйк булгандыр, дусты  Галиянен туган конен, кызлар бер зур булмэдэ уткэрергэ булдылар.
Кунаклар чакырылган, остэл эзер иде, барысыда таныш, кызлар-егетлэр, бер-берсен белэ, бергэ яши, бергэ эшли торган яшьлэр иде.
Милэушэ узенен булмэдэш кызы булганлыктан Галия белэн бик дус иде, кая барсалар да, ни эшлэсэлэр дэ гел бергэ.
Яшьлэр акрынлап килэ тордылар, музыка уйнады, Галияне булэклэргэ кумделэр, егерме яшь иде ана буген,гомернен ин матур мизгеле.
Ул конне инде остэл артына утырабыз гына дигэндэ, ишек шакыдылар, Милэушэ узем-узем-дип сикереп торып ишеккэ йогерде, ишекне ачуга, алдында озын буйлы, кап-кара чэчле бик чибэр егетне курде.
Милэушэ бер мэлгэ аптырап, ни эйтергэ белми торды, чонки узлэренен тулай торагында бу егетне анын  беренче куруе иде.
  "Сезгэ кем кирэк"- дип сорады ул, Галия монда торамы?, авылдаш ул минем, туган коне белэн котлап чыгыйм- дидем, чакырмаса да диде.
Эйе, эйе, узыгыз- диде Милэушэ, Галия кил эле, сине сорыйлар- дип дустына дэште, егет кеше кулындагы роза чэчэклэрен Галиягэ тоттырды хям бит очыннан убеп алды, Галия "Абау Илнур, каян белден минем монда яшэгэнне"- дип, аны уз янына чакырды.
Туган кон мэжлесе дэвам итте.
Галия буген ин бэхетле кеше итеп тойды узен, Илнур"Баян булса, бер жырлап та бирер идем", Галиякэй-диде,шул сузне генэ котеп утыргандай Милэушэ сикереп торды да, хазер Фэрит абыйнын баянын алып тошэм- дип икенче катка йогерде.
Милэушэ баян алып килугэ Илнур урыныннан торып каршы килеп, баянны кулына алды да, рэхмэт чибэркэй- дип Милэушэгэ куз кысты.
Булмэ эченэ сихри мон таралды, искиткеч сихри коч, яшьлэрне тынып калырга мэжбур итте.
Илнур " Узен булэк"- дигэн жырны экрен генэ жырлый башлады, узен булэк, узен генэ булэк, мина башка булэк сайлама- дип жырлый иде ул, тик нигэдер Галиягэ тугел, гел  Милэушэгэ карап жырлады ул.
Жыр беткэчтэ яшьлэр тып-тын утырдылар, аннары Галия" Браво Илнур"-дип кул чапкач кына ,аннарына килгэндэй, горлэтеп кул чаптылар.
Яшьлэр тон уртасы житкэч кенэ таралыша башладылар,Галия узенен егете белэн урамга хава суларга- дип чыгып китте, Милэушэ бер узе остэл янында, ничек жыештырырга инде бу хатле табынны- дип торганда ишектэ Илнур куренде"бэй егет син ник барысы белэн тугел"-диде Милэушэ, анда барда парлы ярлар, мина бер уземэ ни эшлэргэ алар янында- диде ул.
Эйдэгез мин сезгэ булышам- дип, остендэге кара костюмын салып урындык башына элде дэ, ак кулмэгенен жиннэрен сызганып, остэл янына килде хям елмаеп эллэ мин яхшы булышчы тугелме?- дип табак-савытны жыя башлады.
Милэушэ сузсез генэ ана кушылды, остэл жыелып, булмэ ялт иткэч алар икеседэ буш караватка утырдылар, арыдым, кузлэр йомыла, хич чама юк- диде Милэушэ, я алай булгач, мин кайтыйм, хуш чибэркэй- дип Илнур костюмын кия башлады, Милэушэ сау булыгыз, рэхмэт булышкан очен зур итеп- диде, танышуыма мин бик шатмын, тагын килегез, без шат булырбыз- дип аны озата чыкты.
Ул конне ничек кенэ арыган булсада, Милэушэнен кузенэ йокы кермэде, белмим ана нэрсэ булды, йорэк гел нидер омет иткэндэй ярсып тибэ иде, колакта жыр янгырады, "узен булэк,узен булэк"
Икенче конне тулай торак кызларынын телендэ гел Илнур булды, "Вэт кызлар,шушындай егетне элэктерсэн э?"- дип бер-берсе белэн сойлэштелэр алар,эгэрдэ дуслашып,никахлашып, кияугэ чыга алсан,гомер буе шулай жырлап кына яшэр иден э-диештелэр алар.
Милэушэ генэ сузгэ кушылмады, ул нигэдер ерактан гына кузэтеп, кызларны тынлап кына утырды, Галия генэ"Белмим шул, гел жырлап кына утырып булмый, донья булгач -дип эйтеп куйды.
Атна-ун кон уткэч Илнур янадан Галия янына кереп чыкты, тик озак тормады, "кызлар авылга кайтам, ашыгыч эш бар, йомышыгыз юкмы,бэлки эниенэ эйтэсе сузлэрен бардыр" - диде Галиягэ дэште, э узе кузе белэн Милэушэ ягына карый иде.
Галия аны озата чыкты, бер аздан эйлэнеп кергэч, Милэушэ ана" Галиякэй эйт эле дустым, нинди егет сон бу"?- дип сорады. Белэсенме Милэушэ- авылдаш дип тэ эйтеп булмый инде аны, анын энисенен энисе безнен авылда яши, шуннан гына таныш- диде, шунын белэн суз озелде...
Ул вакытта Милэушэ,тормышын шушы егет белэн бэйлэрен, купме куз яше, йокысыз тоннэр уткэрэсен, куз алдына да китерэ алмый иде эле...
Ничэ еллар узган, ничэ еллар, чирек гасыр, барысыда бугенгедэй хятердэ,ник хаман эрни сон бу тозэлмэс яра, ник хаман сыкрый сон, тозэлми?
Милэушэ уз-узе белэн сойлэшкэндэй, уйларын кычкырып эйтеп куйды.
Буген балаларны каршы аласы бар, вокзалга тошэргэ жыенды ул, камыр куеп калдырыйм- дип кухняга керде.
Кондезге сэгать икедэ поезд килэ, Уфадан кайта анын куз каралары.
Вокзалда кеше бик куп, ул вагоннан чыгучы кызы белэн улын куреп каршыларына ашыкты, Эни- шундый сагындык- дип икесе ике битеннэн убеп алдылар алар, аннары икесе ике яктан култыклап чыгу ягына атладылар.Сойлэшеп сузлэре бетми иде ананын балакайлары, ике сабые, ике канаты белэн.
  Ойгэ кайтып тэмле-тэмле ашамлыклар белэн чэй эчкэч Милэушэ уз булмэсенэ кереп тагын уйларына чумды. Эллэ авылда эти-энисе бик коры тотканга, эллэ гомер буе айнымыйча эчкэн ата белэн ускэнгэ, Милэушэ егетлэрнен матур сузлэренэ беркайчанда эреп тошми иде, киресенчэ, алар куберэк матур сайраган саен ул аларны курэ алмый башлый, тэти сузлэр, чибэр йоз артында хярвакыт ана битлек кигэн башка кеше кебек куренэ иде.
Бу юлы да Илнур, Галия авылдашы янына ешрак килгэн саен, матур-матур сузлэр эйтсэ дэ, Милэушэнен аны беренче конне кургэндэге хислэре юкка чыккан иде инде. Бэлки шулай яхшырак та булыр иде, эгэрдэ тормыш гел без уйлаганча гына барса, язмыштан узмыш юк,дип жырларлар иде мени...
Киноларга, концертларга, чакырып-чакырып та берничектэ узенэ карата алмагач, ике-оч атна уткэннэн сон Илнур, бер конне авылдашы Галия янына, чэчлэрен кып-кызылга буяган, бизэнгэн, кыска итэк кигэн, бик фырт бер кыз ияртеп килеп керде, Милэушэ кер утукли иде,утуген кулмэге остенэ куеп, онытып, чак кына яхшы кулмэген яндырмады, белмим нигэ озгэлэнде ул,ул бит аны узе кире какты, хазер Илнур кемне ияртеп йоресэ дэ, кая барса да ана барыбер тугелмени?...
Коннэр утэ торды, Илнур кызларны берсе артыннан берсен алыштырып кына торды, бер конлек кубэлэклэр- дия иде ул аларны, э мин кем сон?- дип сорауга, ул, "син минем кояшым,син булмасан нурын сибуче, жылытучы юк"- бит дип шаяра иде.
Белмим нэрсэ мэжбур иткэндер Милэушэне янадан Илнурга ышанырга, кон аралаш чэчэклэр кутэреп килуеме? матур сузлэреме?- хаман анлый алмый ул аны...
Бер ел буе,"яратам"-, дип кон саен кабатлап торсалар, бер кызда чыдамас иде, кайчан минеке булырсын икэн?-дип сорау яудыргач, булмэдэш кызлары, кайчан туй инде-дип интектергэч, инде ачулана башлагач, Милэушэ Илнурга кияугэ чыгарга ризалык бирде.
Илнур эшне кызу тотты, "Галия жаныкаем ни эшлим сон, эти-энисен дэ курмэдем-бит дигэч, Галия дусты -" узен кара дустым, мина Илнур артык сойлэшмэскэ кушты"-диде.
Милэушэ инде ни эшлэргэ инде-дип уйга калып,утырып авылга энисенэ хат язды, жавап хаты озак коттермэде, "узе егылган еламас,узен кара кызым, гомерлек юлдаш сайлыйсын алданма, без килэ алмыйбыз"-дип язган иде энисе.
Тагын бер атнадан алар Илнурнын ике туган абыйсынын" Запорожец" машинасы белэн анын дэу энисе авылына язылышырга кайттылар.
Авылга кайткач булган вакыйгалар, Миэлэушэне туктата алмады, ул гуя гипноз халендэге кебек Илнурга буйсына иде.
Айнын 13нче числосы булуыда, ЗАГСка барганда машинанын тэгэрмэче тишелуе дэ, алар барган юл остендэ бер апанын буш чилэклэр белэн каршыларына чыгуы да,"балам, бик яшь чибэрсен,эле сон тугел,кире уйла, яхшы юра тугел бу, барыбер бэхетен булмас- диюе дэ, хаттэ авыл советында, секретарь хатыннын,экрен генэ иелеп,син балам жиденче хатыны буласын бит-диюе дэ хазер жан ошеткеч тош кебек кенэ хатергэ кереп калган...
Эйе барысыда болай булырга тиеш тугел-иде, бик бэхетле булыр кебек -иде бит Милэушэ, кая сон ул бэхет? сабын куыгы кебек шартладамы?, мираж булып юкка чыктымы?, кая сон озелеп коткэн матур тормыш? ЮК килмэде ул Милэушэгэ...
 Балалар авылдан ял итеп килгэч доньялар яктырып киткэн кебек булды, ойдэ хярвакыт кызынын курсташлары, улынын дуслары булды, тормыш уз агымына тошеп экрен генэ ага башлады. Милэушэ ничек кенэ бэхетле куренергэ тырышса да, кичлэрен ойгэ кайтып ял итэргэ яткач, торле уйлар башынннан чыкмый иде анын.
Нэрсэгэ кайгырырга, энэ кеше ничек яши, хазер нинди заман?, ни эше, ни акчасы юк, купме эшсез, купме ятим бала, эчкечелеккэ тошкэн ирлэр, коннэн-кон арта барган эчкече хатыннар, урамда тэн сатып кон куруче 12-13 яшьлек кызлар, болар барысыда коточкыч, э купме кеше торыр урынсыз, тулай торакларда 2-3 бала белэн яшэучелэр, бер квартирада 2-3 гаилэ яши, еллар буе эшлэгэн акчасын ала алмаган мескен халык, гомер буе эшлэп пенсиягэ чыккан, хазер яртышар ел пенсия ала алмый яшэгэн эти-энисе, шуларны уйласан, бэлки эле мин бик бэхетледер- дип куя ул уз-узенэ.
Ни генэ булмасын тормыш дэвам итэ, яшэргэ куп коч, улын, кызын аякка бастырасы, укытып, тормыш сукмагына ун аяклары белэн бастырып, тормыш дигэн олы юлга чыгарасы бар эле Милэушэнен...
Уйлар-уйлар, Милэушэ купме шулай яткандыр хатерлэми, ишектэ кынгырау шалтырагач, ул уй-хислэреннэн айнып киткэндэй булды, тиз генэ сикереп торып ишеккэ килде, анда кызы Айсылу кайткан иде.
Айсылу исеме жисеменэ туры килгэндэй, бер тамчы су кебек этисенэ охшаган, шундый ук чибэр,кара озын чэчле, зифа буйлы, бэлэкэч чагында Милэушэ гел кызына карап, " я хода, матурлыгын гына этиеннеке , гадэтлэрен минеке булсын- дия иде, ходай саклады ахры, кызы бик акыллы, сабыр, инсафлы булып усте, быел университетнын 5 нче курсын бетерэ, диплом ала аллахыбирсэ.
Айсылу чишенеп кухня ягына чыкты, кулларын юып,"эни эйдэ бэйрэм ясыйк эле, торт пешерэм"- дип камыр ясарга тотынды, узен кара инде кызым-диде Милэушэ, мин риза, ни телэсэн шуны эшлэ.
Бэхет очен куп кирэкми шул , ана янадан кызына карап елмая, куана иде.

ДЭВАМЫ.
Буген  Милэушэ эштэн кондэгечэ кайтты, кибетлэргэ кереп кирэк-ярак, ипи, сот алып кибеттэн урамга чыкты, узе торган йортка таба атлады, шул вакыт анын каршына авылдаш кызы Фэнузэ килеп чыкты" Сэлэм Милэушэ, каян кайтыш"- дип хэрвакыттагыча бертуктаусыз сойлэнэ башлады. Анын белэн авыл халлэрен,бала-чаганы сорашып беткэч, инде кузгалып китим дигэндэ, Фэнузэ"бэй онытып торам,Илнур сине эзлэп монда килгэн -диеп сойлилэр, доресме, гафу иттенме?"-дип сорашырга тотынды.Милэушэ, каян курим мин аны, ул монда яшэми бит, Башкортостанда яши- диде, Фэнузэ янадан тэтелдэп,- эйтэм бит сине эзлэп килгэн- дип куйды.
Ул бит Агидель каласында хатынын, оч баласын ташлаган имеш-ди, уземнен бердэнбер законный хатынымны эзлэп китэм- диеп эйткэч, теге мескен хатын, ярар инде ни эшлим-дип риза булган -ди.Оныта алмый гел шуны сойли, ярар китсен- дип эйткэн имеш. Милэушэнен башы эйлэнеп киткэндэй булды, эйе бала, хатын ташларга Илнур оста инде,я хода гаилэ карап яшэмэс очен эллэ нилэр уйлап таба бу Илнур-диде ул, мина кирэге юк анын,кургэнем дэ, ишеткэнем дэ юк, килсэдэ кирэкми, борылып та карамыйм мин ана-дип кайтыр юлга атлады.
Башында уйлары чуалды, тагын онытыла тошкэн хатирэлэргэ эйлэнеп кайтты.
  Ойлэнешеп яши башлагач Илнур башка кызлар белэн очрашуын яшерергэ тырышты, лэкин Милэушэ сизде, йорэге белэн сизде ул хыянэтне, икесе ике тулай торакта яшэгэч, очрашып бер рэхэтлэнеп сойлэшеп утырырга да жай чыкмый иде, сирэк кенэ авылга анын апасына кайттылар,эбисенен хален белергэ кереп чыгалар, анда ирдэн аерылып кайткан икенче апасы яши иде. Энисенэ дэ бер-ике тапкыр кайттылар, ниндидер бер эчкече ир белэн торып маташкан энисенэ улы да, Милэушэ дэ бик кирэк тугел иделэр," юк-юк, энисе, узенэ курэ кунак итэргэ тырышты, вак кына, кыздырган елга балыгы иде алар остэлендэ, кайчан кайтсанда".
Энисе шушы эчкече ир белэн еш кына салып йори иде, шуна курэдэ, эллэ узе исерек ата белэн ускэнгэ Милэушэнен кайтасы бик килмэде анда,ят иде ана анда барысыда...
Шулай ике тулай торакта яшэп, туйдан сон дурт ай узгач Милэушэ энисе белэн сойлэште дэ,узенен туган ягына кайтырга уйладылар, торыр урын булмагач яшэу бик кунелле тугел иде шул,эшеннэн китэргэ гариза язып ике атна уткэч Милэушэ эйберлэрен жыеп тутырды да, Илнур яшэгэн тулай торакка, анын янына китте, ул вакытта эле кесэ телефоны булмаганлыктан Илнур аны котмэгэн иде.Милэушэ анын булмэсенэ килеп керугэ Илнурнын бер фырт кына кыз белэн вино эчеп утырганнарын курде,ул килеп кергэч теге кызый "Илнурчик кем бу, нежданный гость"-дип Илнурнын итэгенэ килеп утырды, Милэушэ " мин анын законлы хатыны син нинди фэхишэ-диеп эндэште, кызый кызарып- буртенеп Илнур булэк иткэн чэчэклэрен кутэреп чыгып китте,Эй акланды,эй акланды инде Илнур, кайтып китэбез бит синен туган якка,элек очрашкан идек, менэ саубуллашырга чакырдым,фэлэн-тогэн-дип нэрсэдер сойлэнде, тик Милэушэ боларнын берсендэ инде ишетми иде..
Анын колагында сельсовет секретаренен сузе хаман да янгырап торгандай ишетелде, "ул беркайчанда узгэрмэячэк, тыкма башкаенны утка"-дигэн сузлэр миен бораулый иде, ул йогереп тулай торактан чыгып китте,башы эйлэнде, кунеле болганды,узен начар хис иткэч, икенче конне табибка барды, котлыйм сенелем, эни буласын - дигэч, врач апага ул аптырап карап торды.
Я хода ник, никлэр, ул бит инде бер узе кайтып китэргэ, аерылырга план корган иде,ни эшлэргэ сон?  Бала хакына- дип тагын гафу итэргэме?
  Милэушэ хатирэлэре белэн ойгэ кайтып житте,кухняга чыгып ашарга жылытып балалары белэн кичке аш ашарга жыенды.
Кухняда эшлэрен бетереп, булмэсенэ кереп, татар радиосын кушты, диванга ял итэргэ ятты, радиодан монлы жыр янгырый... 
                Ташлап киттен мине
                Монсулаттын ойне
                Бердэ юкка гына упкэлэп
                Син булмагач янда
                Кунел юксынганда
                Кем юатыр мине иркэлэп.
Купме йокысыз, эрнуле тоннэр, куз яшьлэренэ чыланган мендэрлэр, болар барысыда артта калды.
Ноябрьнен ин салкын коннэрендэ Милэушэ малай тапты, тик аны балалар тудыру йортыннан алырга Илнур килмэде...

ДЭВАМЫ:

Милэушэ курше хатыны аркылы энисенэ хабэр жибэрде " эни мине алучы юк, килэ алмыйсынмы, дип" бала имезергэ соте бетте, йорэк эрнеп-эрнеп жавап эзлэде.
Энисе ничек эзлэп тапкандыр, Илнур алтынчы конне шифаханэ ишек тобенэ килде.
Кулында баланы торергэ бер эйбер юк, Милэушэ инде нишлэргэ, дип торганда энисе килеп житте, алар бер сузсез авылга энисенэ кайтырга чыктылар.
Авылга кайткач кына Милэушэ энисе аша, Илнурнын узе белэн бергэ эшлэгэн Райсоюзнын 50 яшьлек кладовщик хатыны белэн бергэ кайсыдыр авылда бэйрэмдэ йоргэннэрен ишетте, тик ул бернэрсэ дэ сорамады, сарашу бернинди нэтижэгэ дэ китермэячэк иде, ул 50 яшьлек хатыннын дурт баласы булуын белгэч,олы кызы узе яшендэ икэн хаттэ, алгы кондэ бергэ яшэргэ омет озелде...
Энисе генэ кон саен Милэушэгэ, торырга кирэк, тузэргэ, барлык ирлэрдэ шундый, дип тэнкэсенэ тиде, Илнур атнасына бер кайтып китэ иде авылга, анда да улына борылып та карамады.
Бер ай чамасы узгач Милэушэлэргэ Илнурнын эбисе белэн ике туган апасы кунакка килделэр, алар баланы бик яраттылар, инде Милэушэ Илнурнын эбисенэ, ни эшлим икэн баланы кулына да алмый, дигэч эбисе " эй балам, тегендэ узебезнен авылда бер маржа малай тапты ойлэнер дип, кереп бер мэртэбэ шул сабыйны куреп тэ чыкканы булмады диде, Милэушэ бу яналыктан ушы китеп карап торды эбекэйгэ, менэ синэ мэ! Илнурга бала кирэкми, нэрсэ кирэк сон?
   Инде бер яшь тулырга санаулы коннэр калгач улы Ринат бик нык авырый башлады, Милэушэ ничек итте алай машина табып баланы тонлэ район узэгенэ шифаханэгэ алып китте, тонлэ табиблар юк иде, дежур итэ торган шэфкать туташына тезлэнеп елады Милэушэ,кемне булсада чакыртып китерегез, баланы карарга кирэк, диагноз куярга дип ялынды " бар палатана, узум белермен ни эшлэргэ"- дип акаеп карада шэфкать туташы, бик арыган иде ахры Милэушэ , йоклап киткэн икэн, иртэн уянгач идэн юучы ападан, ник баланы имезергэ кертмилэр, диеп сорагач, апа башын аска иде, балам бар посттан сора,дип кенэ эйтте, постта кеше юк иде, Милэушэ кире палатага кереп теге ападан кая сон минем улым, дигэч, апа "балам сина эйтмэделэр мени, улын тондэ улгэн бит"-диде.
Милэушэнен куз аллары карангыланды, ничек улгэн?, ни очен? анын йорэк парэсе!
Врач кереп" сезнен улыгызны алып кала алмадык, гафу"-дип борын астыннан мыгырданды, лэкин Милэушэгэ ул сузлэр яшен уты килеп бэрелгэн кебек булды, ул анын югалтты...
Улын, энисе белэн икэу моргтан алып чыккач, кукрэгенэ кысып, тезлэнеп елады, бердэнбер бэхете, шатлыгы, юанычы булган улынын, кулында жансыз гэудэсе, бетмэс лэгънэт, эрну иде Милэушэнен йорэгендэ, иренэ, вакытында ярдэм курсэтмэгэн шэфкать туташына, бетмэс газабынын эчесе тошэр эле диеп эрнеде ул...

ДЭВАМЫ:
Улын кумэргэ авылга алып кайттылар, Илнур бер суз дэшми генэ барлык эшлэрне Милэушэнен этисе артыннан йореп, тынлап эшлэде, баланы зиратка алып киткэндэ Милэушэ ишек бусагасына ятып сузсез генэ илереп елый иде...
Шундый кыска гомер яшэп жир куенына ингэн улын тошлэрендэ кукрэгенэ кысып имезэ иде Милэушэ. Гомер утэ торды, табиблар гаебе белэн улгэн улына судка бирергэ кушканнар иде, лэкин Милэушэнен алар белэн судлашып йорерлек тазалыгы юк иде, улы улгэч анарда яшэу дэрте бетте, донья карангыланган иде...
   Бер атна тирэсе уткэч, Илнур район узэгеннэн ялга авылга кайтмады, ул вакытта кесэ телефоны юк, Милэушэ кая икэн бу, дип баш ватканда, курше Тэслимэ апанын кече улы Милэушэне урамда очратып"Милэушэ апа ни эшли ул Илнур курше авылда Фэнузэ апаларда"- диде, Милэушэ нинди Фэнузэ мин белмим, эше беткэч ялга авылга кайтырга тиеш иде,ни эшлидер",диде, узе ойгэ кереп энисенэ,"эни Илнур курше авылда,Фэнузэ дигэн хатында икэн, минем арттан анын улы Илхам йорегэн иде,эллэ шунын энисеме? анын бит биш бала, э ул хатынга ялгышмасам инде 45-50 яшь тирэсе," диде.
Энисе правленияга тошеп, колхоз рэисеннэн  машинасы белэн шоферын сорады, барып женен туздырып алып кайтам, дип кызды. Милэушэ энисенэ" эни йормэ, узем барам да, башкача беркайчанда куземэ куренмэ,диеп эйтеп килэм, диеп, Алфир( рэиснен шоферы) белэн курше авылга китте.
Алар барып житкэнче карангы тоште, Фэнузэнен оенэ кереп,анда Илнурны кургэч Милэушэ чак егылмады, эле ул, юк булмас! дигэн омет бар иде.
Фэнузэ" нэрсэ, улэксэ,энэ баланны утереп куйдын да, ир эзлэп килденме, кайтмый ул сина, минем белэн яши,диеп токерек чэчте, япь-яшь кыз бала ни эйтергэ белмэде...
Илнур ана борылып та карамыйча Фэнузэ эйткэн сузлэрне жоплэп кенэ утырды...
Ярый бик яхшы, яшэгез, Илнур син иртэгэ киемнэренне алып кит зинхар, мин аерылышырга гариза бирэм, диде.
Ул тыны кысылып, буылып урамга чыгып йогерде. Бер аздан анын артыннан Алфир да чыкты, Милэушэ болай ярамый,эйдэ алып кайтыйк, узем хазер сойлэшэм, как мужик с мужиком, диеп янадан ойгэ кереп китте, белмим Алфир нэрсэ эйткэндер, бер ун-унбиш минуттан Илнур киенеп чыгып Уазикка утырды.
Юл буе сойлэшмэделэр, кайтып житкэч Алфир аларны капка топлэрендэ тошереп калдырды да узе правлениенын гаражына юл тотты.
Энисе капка тавышы ишетеп каршыларына чыкты, аны кургэч Илнур" юк яшэмим мин улым булмагач, фэлэн-фэсмэтэн,дип жеп алып асылынам хазер", диеп сарайга чыгып китте, энисе мескен анын артыннан йогерде, и эшлисен балам кеше колдермэ, булды иртэн сойлэшерсез,кер ят, диеп озак кына аны угетлэде.
 Милэушэнен буген Илнур белэн сойлэшерлек тугел, кутэрелеп карарлык та хале юк иде...
Белмим нинди йорэк булгандыр Милэушэдэ шул хатле хурлыккка тузэргэ, лэкин тешен кысып дэшмэде.
Иртэн Илнур бер суз эйтми кире район узэгенэ эшенэ, сельхозтехникага китеп барды.
 Авылда барлык кеше аннан колэдер кебек тоелды Милэушэгэ, ул бер кая чыкмыйча 5-6 кон ойдэ утырды да, энисенэ " энием эшкэ башларга вакыт,болай булмас, диеп район узэгенэ узенен эшенэ китэргэ уйлады, аны хаман котэлэр мал врачлары юк иде совхозда.
Классташлары инде Милэушэне жэллэп, кызый аерыл, чибэр, яп-яшь кое ник шул оятсыздан колдерэсен, дигэч Милэушэ бер карарга килеп, судка аерылырга гариза язды...

ДЭВАМЫ

Бер ай уткэч аларны судка чакырып кагэзь килде. Илнур судта, минем аера торган хатыным юк, фэлэн-фэсмэтэн, мин аны кутэреп кенэ йортэм, бер суз эйткэнем, юк дип Судьянын башын катырды. Инде иптэшегез риза булмагач аера алмыйм сенелем, оч ай сезгэ срок, арагызны яхшыртырга тырышыгыз, дип, судья, чыгып китте.
Оч ай Илнур узен бик яхшы тотты, лэкин оч айдан сон суд аларны аермагач, ул тагын да уз кэсебенэ тотынды...
Милэушэ бердэ хале булмаганга аптырап, шифаханэгэ килгэн иде, бэлки гемоглобин тубэндер, сонгы араларда гел бертуктаусыз килеп чыккан мэшакатлэр анын тазалыгына яхшы йогынты ясамаган иде.
Лэкин иртэ унмасан- кич унмассын, кич унмасан- хич унмассын дигэн мэкальдэгечэ, Милэушэ янадан авырга узган булып чыкты. Ни булса шул булыр, эшем, торыр жирем бар, устерермен, диеп уйлады ул.
Берэр кеше сойлэсэ беркайчанда Милэушэ ышанмаган булыр иде,ничек инде шулай аена ике хатын алыштырган ирне гафу итеп була микэн,диеп уйлар иде ул.
Э узе тешен кысып, бэлки кайчан булсада анлар, балам хакына яшэргэ кирэк, миннэн дэ яхшысы юк бит, калган себеркелэр алар бит бер конлек кубэлэклэр, э кубэлэк ул бер генэ кон яши,ул шулай ометлэнде. Эштэ яраттылар узен , совхоз яхшы йорт бирде,зоотехник эше авыр булсада, Милэушэ беркемгэдэ зарланмады,ул бала туганчы ферма юлыннан кайтып кермэде, ат башында да чапты, ерактагы Дуван районына комбикорма алырга хатле машинага утырып узе китэ иде, андагы апалар, балакаем юлда таба курмэ инде бэбиенне, диеп калалар иде.
Милэушэ шулай экрен генэ барына да кунекте, ире ойгэ кайтып кермэде, урак осте житкэч курше совхозга машинасы белэн эшкэ китеп барды.
Бер ай хабэре булмагач, бер конне узем барып килим, куреп кайтырмын, диеп ул эшлэгэн совхозга китте, коч-хал белэн ,эллэ ничэ машинага утырып сигез айлык корсак белэн чак барып житте.
Илнур торган эбине эзлэп тапты, тик эби аптырап, балам син кем сон? Илнур бит монда, миндэ бер кыз белэн яши диде. Милэушэ эбигэ ярар алай булгач яшэсен, диеп эйтергэ кушты да, тамагы кипкэн килеш, улэрлек эсседэ кире кайтыр якка китте.Тон житкэч  кенэ эрнеп-озелеп,елап ул оенэ кайтып керде...

ДЭВАМЫ 27.10 2014 ел
Ул тонне Милэушэнен кузенэ йокы кермэде, йорэге телеп-телеп озгэлэнде, яшисе килми иде анын, лэкин" энием бэгърем мине онытма"- дигэн сыман баласы, йорэк парэсе, экрен генэ узенен монда икэнен белгертергэ тырышкандай, тибенэ иде энисе карынында.
Иртэн торып, ашап алгач Милэушэ кибеткэ барып кайтырга жыенды, милиция участогы яныннан уткэндэ, куршесе Вильдан( ул анда эшли иде) бэй Милэушэ син кая китеп барасын, иренне кереп алмыйсынмыни? -дип эндэште, каян алыйм, ул курше совхозда урак эшендэ диде Милэушэ, эйе, эшендэ пычагым, кичэ исерек килеш, бер кабина кызлар тояп, аракы эзлэп чабалар иде, тотып яптык энэ барысында диде.
Милэушэ ушына килэ алмыйча бераз басып торды да, юк кирэкми, ничек килгэн шулай кире китэр,тонлэ бит мине эзлэп кайтмаган,авырлы хатынына токергэн икэн, мина да кирэкми диеп кибеткэ таба юл алды.
Эйтуе генэ жинел, э йорэге доп-доп типкэнен ул хаттэ узе ишетэ иде.
Я ходам шушы сабыем хакына, туземлек бир, Алла узе гонахларын ярлыкасын диеп, жылап жибэрмэс очен, иреннэрен озгэнче тешлэп тузде...
Бала туар вакыт житкэч Милэушэ район шифаханэсенэ ятты, ноябрь азагында, курчак кебек матур кыз бала доньяга аваз салды. Милэушэнен энисе баланы курсэ бэлки бу кеше анга килер-дип, Илнурны ачуланып бэби белэн Милэушэне каршы алырга озатты.
Шифаханэдэн ойгэ кайттылар, Милэушэ бер суз эйтми, бары тик сабые белэн генэ сойлэште.
Яна елга бер атна калгач Илнур Милэушэгэ, мин Узбэкстанга китэм, бераз акча эшлэп кайтам, машина таныклыгын алдылар , лэкин тракторга бар бит диде, Милэушэ бер суздэ эйтмэде, чонки Илнур кая китсэ дэ, нэрсэ эшлэсэ дэ, ана барыбер иде, йорэгендэ бары тик нэфрэт, башкача анда бернэрсэ юк иде инде анда...
Шулай итеп Милэушэ егерме конлек кызы белэн бер тиен акчасыз, район узэгендэ совхоз биргэн булмэдэ, кышкы салкында, ягарга утыныда килмэгэн килеш бер узе калды...
  Лэкин ул ометен жуймады, эз генэ кызым уссен эле, алла боерса, безнен урамда да бэйрэм булыр эле дип эйтергэ ярата иде ул, инде китте, башкача беркайчан да кайтып йормэсен, куземэ дэ куренмэсен иде дип телэде.
Лэкин язмыш аны сынап бетермэгэн иде эле ахры, май ае житугэ, кызын энисенэ калдырып, Милэушэ энилэре яшэгэн авылда эшли башлады ,ягулык складына эшкэ йогерэ,ойдэ энисенэ булыша, барысынада олгерэ иде ул.
Берконне кызы белэн авыл башына кузгалак жыярга барганнар иде, Милэушэ олы юлдан кереп килуче берэуне куреп калды, бик таныш иде бу кеше, килеп житкэч инде Милэушэ Илнурны таныды.Кап-кара янган(узбэк эссесе), ул менэ мин кайттым кызым дип балага килэ башлады, тик Милэушэ ана нык итеп кычкырып, якын килэсе булма, кайда йорден син мин ач ятканда, утынсыз якмаган ойдэ бала белэн утырганда, ник кайттын, ник,- дип укседе...
Ул сабыен кутэреп авыл ягына ашыкты, энисенэ" мина ул кирэкми, кертмэгез эни "дип илерде, энисе генэ суз эйтми, эйдэ юлдан кайткансын чэй эч дип Илнурга эндэште.
Этисе эштэн кайткач, аларнын Илнур белэн сойлэшкэннэрен ишетте ул, балагыз бар ,житте инде чабарга, давай эйбэт кенэ яшэгез диде этисе Илнурга, йорт алырбыз, акча алып кайткансындыр бит диде, лэкин Илнур,юк шул, тракторнын моторы янган иде,майсыз эшлэткэнсен дип, акчамны алып калдылар, юлга да Галия апа(минем этинен апасы) бирде диде.
Милэушэнен кунеле болайда ошеп беткэн иде шул сузлэрне ишеткэч, ышаныч дигэн нэрсэ ботенлэй улде...
Кызына бер яшь тулгач, берконне Милэушэ телевизор карап утыра иде, Илнур кайтып керде" мин китэм"- ,кая? диде Милэушэ " кая икэнен сорама"- дип кычкырды да- эйберлэрен жыеп чыгып китте.
Милэушэ капка тобенэ чыгып, кызын кукрэгенэ кысып,Илнурнын аска таба тошеп киткэнен карап калды, э ул хаттэ борылып та карамады...
  Милэушэ энисенэ йогереп керде,-эни Илнур каядыр китте, туган ягына мы икэн?, эйтмэде диде, алар купме генэ баш ватсалар да кая икэнен анлый алмадылар.
Инде ике кон уткэч, энисе пекарняга эпи алырга барган жирдэн, газиз киявенен курше мари авылыннан,узе йортка кергэн, бер мари хатынынын абыйсы белэн ат жигеп ипигэ килгэнен кургэч, хуштан язып чак егылмады, я хода ничек сине жир ана йортэ, кабэхэт- дип битенэ токерде ул анын.
Эле бу Милэушэнен курэселэрен башы гына иде ахры...
 
ДЭВАМЫ БАР

18.01 2015
Тормыш дэвам итте, Милэушэ ялгызы яшэргэ, кызын устерергэ коч тапты.
Эшендэ яраттылар, кирэк вакытта ярдэм кулы суздылар,кызы инде сойлэшэ башлады, бер туктаусыз энисе белэн дэ, дэу энисе белэн дэ тэтелди иде ул бэлэкэч. Инде котылдым башкача Илнурны курмэм дип ометлэнгэн Милэушэ,берконне эштэн кайтып керсэ кызы белэн ишек алдында уйнап утырган Илнурны куреп, ачуын йозенэ чыгарып эндэште" Тагын ни кирэк сина, купме минем йорэгемне ашарга жыенасын" дип кычкырды. "кара син аны, эллэ син дэ кычкырырга ойрэнденме, мона хатле бер суз чыкканы юк иде бит" дип Илнур ана каршы килде, "син минем законный хатын, бу минем кызым, мин оемэ кайттым"диде.
 Эгэр шушы вакытта жир ярылса Милэушэ тошеп киткэн булыр иде, йорэгенен ничек эрнеп типкэнен ул тик узе генэ ишетте...
Ике кон уткэч теге мари хатыны килде, нэрсэдер сойлэштелэр болар урамда , шуннан сон Илнур кереп "иртэгэ ат жигеп, минем эйберлэрне курше авылдан барып алырсын, мин Янавыл районына эшкэ китэм" диде.Милэушэ, янылыш ишетэм ахры дип кабатлап сорады, кая тагын качарга уйладын инде, купме килеп-китеп йореп була, булды житте, курэсем дэ, ишетэсем дэ килми, олак кая телисен шунда, мин синен эйберлэренне эзлэп йоремим, эйберлэрен тугел, синен эзенне дэ курэсем килми башка диде, Илнур сугарга кутэргэн кылын кире тошерде, чонки капкадан энисе кереп килэ иде Милэушэнен.
Илнур Янавылга китеп бер ай узгач, Милэушэ янадан судка аерылышырга гариза язды, лэкин Илнур кайтмау сэбэпле судья аларны кабат аермады, ярар оч айдан килерсез икэу бергэ,дип аеру эшен кичектерергэ булды.
  Каяндыр Милэушэнен аерылырга гариза язганын белеп Илнур Янавылдан Беларусь тракторына утырып( ара 150 км)авылга кайтты. Милэушэ ничек кенэ каршы булсада, энисе" балам энэ сезне алырга шул хатле ерактан кайткан, бэлки инде анлагандыр, бар эйдэ куреп кайт, булмэ дэ бирделэр, ди бит" дигэч Милэушэ кызын энисе белэн калдырып, карап кайтыйм, нэрсэ хал микэн диеп Илнур белэн юлга кузгалды.
  Янавылда чынлапта булмэ биргэннэр иде, бик матур, биек тушэмле таш йорттагы бу булмэне кургэч Милэушэ чынлап та, Янавыл шэхяр кебек бит, унайлыклар да бар,дип уйлады. Матур итеп шул узлэренэ биргэн булмэгэ обойлар ябыштырды, тушэмнэрен агартты, тэрэзэлэрен акка буяп, матур челтэр элде, булмэ шундый матур куренде ана, ярар тагын бер кат ышанып карыйм, менэ бит яшэргэ тырыша, бэлки инде йореп туйгандыр, дип уйлады ул, лэкин узенен бик нык ялгышканын , кире авылга кайтып, кызын алып, кире Янавылга килгэч кенэ анлады...

24.01 2015 ДЭВАМЫ

Милэушэ кечкенэ кызы белэн интегеп, эллэ ничэ машинага утырып, кичке якта гына Янавыл шэхэренэ килеп житте.
Лэкин аларга биргэн булмэ ишеге бикле иде, кая микэн сон безнен этиебез, эштэдер бэлки дип кызы белэн сойлэште. Бер сэгатьлэп котеп утыргач, боларнын куршелэрендэ торган апа кайтып килгэнен куреп Милэушэ" Исэнмесез Мэликэ апа, кая микэн минем ирем, каршы алмады, ишек бикле, бик арыган идек" диде.
Мэликэ ханым, башын аска иеп, балам" эйтсэм дэ, эйтмэсэм дэ авыр булыр, инде бер атна элек, эштэге бер штукатур хатынга барып йортка кергэн" диделэр, алар шэхэрнен фэлэн урамында торалар диде. Менэ сина яна тормыш, шул кирэк сина, жулэр- дип Милэушэ уз-узенэ ачуланып иреннэрен тешлэде.
  Мэликэ апа " буген инде сон, сез юлдан килгэн, эйдэ керегез, ял итэрсез, кызын да ач бит дигэч, ул апага кереп тон чыгармын да, иртэгэ иртук кире авылга кайтып китэрбез-диеп уйлады, ичмаса эшеннэн дэ киттем бит, хазер эшсез дэ калдым, бу кабэхэткэ ышанып-диеп эрнеп елады ул Мэликэ апага сойли-сойли...
  Икенче конне иртэн Мэликэ апа эшкэ жыенгач Милэушэ без дэ кайтабыз апа, тик менэ бала эйберлэре калган иде булмэдэ, алып китэсе иде, кием алырга бик кыйммэт бит дигэч, Мэликэ апа ана, "мин эбэдкэ кайтырмын, мине котегез, куреп ачкычны сорармын, бэлки узе дэ сезне курергэ телэр диде.
Милэушэ котэргэ булды...
Мэликэ апа эбэдкэ кайткач " балам, ул ачкыч бирми, узе дэ килми", лэкин син бирешмэ, ойлэренэ бар, эйберлэренне сора-диде.
Милэушэ ул вакытта, Илнур янына барырга кирэкмэгэнен ,хазерге чагы булса белер иде дэ бит, лэкин ул чакта, кызын кутэреп Илнурнын торган жирен эзлэп китте.
  Ул кызы белэн килеп кергэн дэ, теге хатыннын энисе эбэдкэ ашарга эзерлэп йори иде, сезгэ кем кирэк кызым, дип эндэште ул.Милэушэ" Илнур сездэме, ул минем законный ирем, кызымнын атасы,диде. теге апа , хазер чакырам дип икенче булмэгэ кереп китте, аннан Илнур килеп чыккач Милэушэ, барлык сузлэре дорес икэн Мэликэ апанын дип уйлады.
Илнур мина син кирэк тугел, синен мондый адымынны мин инде берничектэ акларга жыенмыйм, лэкин кызыннын эйберлэрен зинхар бир, без кире авылга китэбез,энэ карават башында кызымнын одеялы эленеп тора, ник аны монда алып килден, диде.
Лэкин Илнур узенен дошманына ташланырга жыенган ерткыч кебек ана ташланды, улэксэ( бик ябык идем), нэрсэ, эйбер кирэк диеп мине эзлэп йорисен, дип кычкырды, тавышка икенче булмэдэн чыккан хатын белэн анын 2-3 яшьлэрендэге кызы аптырап аларга карап тордылар, Илнур ул хатынга борылып, менэ аерылып киткэн идем, эзлэп монда килеп житкэн, бар куземэ куренмэ, диеп Милэушэне куллларыннан тотып кызы белэн икесен, болдырдам тибеп тошергэндэй, этеп тошереп жибэрде дэ," катарсын эле, улэт, кемгэ кирэген бар синен",дип кычкырды.
Милэушэ кызын кочагына кысып йорттан чыгып китте,йорэге генэ тугел, жаны белэн эрнеп, Ходаем эгэр син чынлап булсан, сабыем хакына, шушы кабэхэт гонахларына кумелеп эрнесен, мин кургэн эчене узу курсен,дип куз яшь тукте.
  Инде кон кичкэ авышканда алар кызы белэн попуткага чыктылар, тонге сэгать 12 гэ алар Бирск шэхэренэ килеп житеп, вокзалда эни-нэни булмэсендэ тон уздырып, икенче конне Аскын ягына мен газап куреп янадан юлга кузгалдылар.
  Кон инде сурелэ башлагач Милэушэ кызы белэн олы юлдан 8 км жэяу кереп, арып-талып капка тобенэ килеп житте.Лэкин эле барлык авырлыклар артта калды,дип уйлаган Милэушэ ялгышкан булып чыкты, курэсе курелеп, ишетэсе пычрак сузлэр  ишетелеп бетмэгэн булган икэн эле...
   Энисе анын кызы белэн кире кайтуын тэрэзэдэн куреп торган икэн,йогереп каршысына чыкты "Нэрсэ кузенне тондырып кайтып життен, иргэ ярый белмэден инде, сезне монда кем котэ,ирен кайда син шунда булыгыз, эрэмтамаклар" дип орышырга тотынды. Ул хаттэ Милэушэнен аклануын да тыннарга телэми иде.
Белмим купме утыргандыр Милэушэ капка тобендэ чемодан остендэ кызы белэн ойгэ керергэ куркып, этисе эштэн кайтты, ачуланса да, ярар соныннан сойлэрсен, э мин дореслеген тикшерермен, кер эйдэ хазергэ, диде.
Куркуыннан калтыраган Милэушэ экрен генэ  кызын кочагына алып, чемоданын кутэреп верандага кереп кызын кочаклап , ач килеш йокларга ятты. Тик кузгэ йокы гына кермэде, йорэгендэ тозэлмэс эрну иде анын...

ДЭВАМЫ БАР
02.02 .2015.

Экрен генэ тормыш дэвам итте, Милэушэнен сенелесе котмэгэндэ генэ кияугэ чыгарга уйлагач(Урлап  алып киттелэр)инде ярар туйлары утсен дэ кызым белэн берэр якка китэрбез, дип, энисенэ туй хэстэренэ булыша башлады.
Район узэгенэ барып аерылышырга гариза язды, инде аерырлар, башкача
" уйлагыз",дип кире бормаслар диеп уйлады.
Яраткан сенелесе кияугэ чыгып район узэгенэ ире янына кучкэч, Милэушэ энисенэ, Эни мин читкэ чыгып китэргэ уйладым, башкача болай яши алмыйм"диде
Вакыты килеп житкэч Милэушэ суд аша аерылды, судка кайткан Илнур" Акча курермен,дип уйлама, мине эзлэмэ" дип ямьсез караш ташлап китеп барды(эллэ ничэ еллар уткэч, узе Милэушэне эзлэп килэсен, башына да китермэгэндер)
Барлык мал- молкэтен сенелесе белэн киявенэ биреп, Милэушэ Уфага юл тотты. Анын кургэннэрен язып та, эйтеп тэ бетереп булмый, торыр урын, эш эзлэп, Башкортостаннын кайсы тобэгенэ генэ сугылмады ул, аннары булмастай булгач, Чаллы ягына таба китэргэ булды. Кая барсада балалар бакчасы, эш, торыр урын эзлэде. Бик озак интегеп алар, Татарстаннын Тукай районында урнашкан совхозга килделэр. Рэхмэт яусын авылдашына, бер сузсез ярдэм итте, эшкэ урнашты, кызы бакчага йори башлады, торырга, барак тибындага йорттан бер булмэ бирделэр, ярар укыганы бушка булмаган, ветеринар врачлары кирэк иде, бик телэп Милэушэ эшли башлады.
    ЛЭКИН эле кайгы курэсе алда икэн, 2-3 ай эшлэгэч Милэушэне тубуркулёз диспансерына чакырып язу килде, ул аптырап ни булды мы икэн? дип уйлады, иртэгэсен кызын бакчага илтеп куйды да, эштэн сорап Чаллыга диспансерга китте.Андагы врач апа,эшкэ урнашканда  медкомиссиядэ, флюрография уткэнсен, бик яхшы тугел, хален ничек йоткермисенме?, температуран юкмы?, дип сорашты. Милэушэ нэрсэ эшлим сон?, янадан комиссия утэргэме?, мина эш бик кирэк, кулымда нэни кызым, дип илереп тоште," син бик хафаланма, без сине диспансерга салабыз, тикшерербез, аннан карарбыз, иртэгэ эзерлэнеп кил, мин сине котэм", дип калды.Милэушэ урамга чыгып эскэмиягэ утырды да тыелып торган куз яшьлэренэ ирек бирде. Я хода ник мина гына бирэсен син, доньянын барлык ачысын, инде яши генэ башлагач, кеше рэтенэ кереп барганда тагын нинди сынау бу дип озелеп жылады...
  Ничек итте шулай узен кулга алып, шэхэрдэге телефон узелын эзлэп китте, энисенэ шалтыратырга бик курыксада, ни эшлэсен, кая куйсын кызын? Телефонистка кем Аскыннны котэ дигэч, анына килеп сикереп торды да, кабинага кереп энисенэ эндэште" Энием, авырыйм, больницага салалар, кызымны карап тормассын мы икэн", диде, узе куркуыннан калтырый иде.Озак кына ялваргач энисе" ярар кайтар, карармын, тулке 1 ай", диде.
Милэушэ икенче конне эштэ  гариза язып, кызын кутэреп(2 яшьтэ 5 ай иде ул сабыйга)
янадан туган якларына, мен бэлэ белэн юлга чыкты...

03.2015ел( ДЭВАМЫ)
Ничек, нинди авырлыклар куреп авылына кайтып житкэнен Милэушэ инде бик томанлы итеп искэ ала, лэкин тон уртасы житкэч, авылга йортларына житкэнне,эледэ яхшы хатерли.
Кызын, куз карасын энисенэ калдырып Милэушэ кире совхозга килде, иртэгесен эйберлэрен жыеп Чаллыга диспансерга китте.
   Анда уткэн гомер, инде ничэ еллар утсэ дэ хаман анын исендэ, бер ел буе шифаханэ стенасыннан чыга алмыйча дэвалануны, беркемгэ дэ телэми ул, ходаем,нигэ,нигэ,диеп коне-тоне жылаганы, кызын, сабыен сагынып шашар халгэ житкэнен, бер ел буена анын янына бер кемнен килеп тэ эйлэнмэгэнен, ул бер кайчанда оныта алмас...
Бер ел диспансерда , 10 ел сыман озак утте, аннары, кумыз санаториясында тагын 4 ай, ярый инде анда,биктэ ятасы тугел иде.   Санаториянын баш врач урынбасары яшь чибэр егетнен, Милэушэгэ кузе тошеп бертуктаусыз аны бар нэрсэдэн яклап, саклап хярвакыт янында булды. Милэушэ," гафу ит Дамир, мин ирлэргэ ышанмыйм, мин инде ике бала анасы, улым мэрхум, кызым авылда энием карамагында" дигэч, врач ана карап, юк ышанмыйм, 2 бала анасы шул хатле зифа буйлы, яшь була алмый, диде, лэкин Милэушэ колеп, була ала, бу чын дорес, гафу итегез, безнен юллар бергэ була алмый, диде. Эгэр бугенге акылы булса Милэушэ бер кайчанда андый тилелекне эшлэмэс иде, качмас иде уз бэхетеннэн...
  Куп еллар уткэч, бер кемне санламаучы кеше белэн 25 ел гомерен уза дисэлэр, ул беркайчанда, тиле суз сойлэмэгез дияр иде...
Лэкин ни эшлэсэндэ,гомер утэ торды, Милэушэгэ врачлар беркайчанда фермада, салкында эшлэргэ ярамый дигэч, ул янадан, Чаллына килеп заводка эшкэ урнашты, кызына балалар бакчасы бирделэр, тормыш дэвам итте,эшен бик яратты, булмэ бирэбез диеп,завод прафкомы суз бирде.
Милэушэгэ гомер буе фэрештэлэр ярдэм итте, булмэдэ бирделэр, кызы да янында иде, яшисе дэ, яшисе...
  Лэкин, яшэу булмады шул,яшэвен яшэде ул, лэкин тормышы тэмугъка эйлэнде, хям ул тормыш 25 ел дэвам итте...

ДЭВАМЫ; 17.10.2015 ел

Шулай матур гына яшэп ятканда, бер конне эштэ ял итеп утырганда Милэушэ янына Камил дигэн егет килеп утырды( ул анын узенэ яратып караганын сизэ иде) Милэшкэй эйдэ буген кич кинога барабыз, бик яхшы кино бара, диде, лэкин Милэушэнен аны яратмауы  никтер ризалашырга коч бирмэде, шулай сойлэшеп утырганда, болар янына Илфат дигэн егет килеп басты, нэрсэ турында гаплэшэсез, дип сузгэ кушылды, Камил ана борылып, Милэшне кинога чакырам, тик ризалык бирми эле, диде.
Нэрсэ теленнэн тарткандыр шул вакыт Милэушэне, ул Илфатка борылып,Камил белэн бармыйм, син чакырсан барам, диде, никлэр эйтте ул сузне белмим, шимбэ конне билгелэнгэн вакытка Илфат аны алырга килде.
Менэ шушы коннэн башлап Милэушэнен 25 ел гомере, бер мизгелдэй Илфатнын
 барлык кыланышларына тузеп яшэп утте...
Узе гаепле, белэ иде бит, хатын аерган кеше икэнен, авылда 2 баласы калганын сонрак белде ул, кызлар белэн чуалганын да белэ иде, бер тэмугътан, икенчесенэ барып керде ул.

Дусларым эгэр кызыксынып укысагыз азагын язармын.( 2003ел)


Рецензии
Йотлыгып укып чыктым, дэвамын да бик телэп укыр идем...Языгыз,бик матур,эчтэлекле...

Ирида Акалы   25.07.2014 00:46     Заявить о нарушении