Эх бабакай...

Эштэн кайтканда кон саен
Парк  аша  утэм  мин,
Анда эби-бабай, бала-чага
Яшь энилэрне дэ курэмен.

Карап узам ялгыз эбилэргэ
Донья хален алар сойлэшэ
Кичэ ни булганын доньяларда
Буген ни булырын, гаплэшэ.

Бабайлар да энэ жыелышкан
Остэлдэ домино сугалар,
Кычкырышып, шап-шоп суга алар
Рэхэтлэнеп, шау-гор кубалар.

Карап узам ихлас кайчакта
Монда нинди халлэр булганын
Халык монда онытып тора ахры
Барлык авырлыгын доньянын...

Ял итим, дип утырдым бер азга
Ойгэ кайтсам, чыкмый шул вакыт
Янда бер бабай китабын укый
Тирэ-якка акрын куз атып.

Ял ит эйдэ азрак, балам,диеп
Мина бабакай да суз кушты
Ойдэ ямь юк, менэ карчыгым да
Бакый китте,ташлап,бу кышны...

Ялгыз авыр,лэкин тузмэк кирэк
Бармы сон,дим,сезнен балалар?
Бар да,балам,лэкин хал белергэ
Вакыт таба алмый шул алар...

Берэр яхшы гына эбекейне,дим
Бэлки сезгэ табарга кирэк?
Булыр,димен синен яннарында
Хярчак ышанычлы,бер терэк.

Карт эбекэйлэрнен ир карарга
Хазер бит инде халлэре юк
Яшьне димлэп караган идем дэ
Тик аларнын миндэ гамнэре юк.

Эх бабакай,нигэ инде син дим
Яшь хатыннарны сон эзлисен?
Уз тиненне жирдэн эзлэу кирэк
Ник сон куктэн йолдыз кузлисен!?

Яшь хатын бит,яшьне эзли шул
Телэми бердэ ул бабай карарга
Ашлар пешерергэ, кер юарга
Бар-бар яктан да, ярарга.

Сонгы ун елда карчыгыма,
Бергенэдэ кирэкмэде шул ир,
Соеп-назлаучы булмагач
Ир-ат очен ул, авыр чир.

Эй бабакай бераз гына димен
Киметэ тош инде талэпне,
Яшэр очен куреп хормэтне
Узгэрт эйдэ бераз гадэтне...

Ышанычлы терэк эзлэ бабай
Ир кешегэ ялгызлык газап
Чын кунелдэн булсын телэген
Булмый хазер,беркемне алдап...

Бэхет килер эгэр сина чынлап,
Биктэ ул сина кирэк булса,
Ойлэр жылы, ямьле була
Жан тарткан янда булса!


Рецензии