Рэхмэтем зур
Сау-сэлэмэт итеп китергэн,
Шушы жирнен гузэллеген куреп
Яшэр очен мина куз биргэн.
Барыр юлым уз аягым белэн
Атлап йорим жиргэ нык басып
Кайнар йорэк биргэн яратырга
Сойгэнемне ташкындай шашып.
Куллар биргэн голлэр утыртырга
Матурлык кылырга куп итеп,
Узем басып кискэн токмачлардан
Тэмле аш эзерлим мул итеп.
Куллар кирэк назлап кочар очен
Озелеп сойгэн,якын ярымны
Телем белэн жырлап бирэ алам
Аккан суга монлы жырымны.
Жиллэр иссэ сибелеп тарала
Йомшак,бодрэ чэчем инбашка
Исэнлегем булсын,рэхмэт ходам
Тик кайгылар бирмэ,син башка.
Рэхмэт эйтэм эткей-энкейгэ
Яшэу булэк иткэн,устергэн
Баш иямен барсы-барсы очен
Жиде саным, тоги китергэн.
Бу жирлэрдэ миндэ дога кылып
Саклап яшим барлык канунны
Рэхмэтлемен,чонки яклаучым бар
Кайгы жиллэреннэн жанымны...
Свидетельство о публикации №114040807184