Сабыр булыйк

Тик сабырлар гына омет итэ
Котэ белэ якты коннэрне,
Йорэк белэн хэл иткэннэр генэ
Уныш ала житкэч козлэре.

Тик сабырлык кылып яшэгэннэр
Жинулэргэ ирешэ алырлар
Сойгэннэрнен якын таянычы
Була ала бары сабырлар.

Хислэргэ юл куймый,тыныч кына
Сабыр гына хэл ит хяр эшне
Ачу кайчак йозенэ чыксада
Дэшмичэ кал, кысып син тешне.

Бер кон сине хаксыз рэнжеткэн
Анлар узенен дорес тугелен
Яхшы гамэл,тэмле сузлэр белэн
Яуларсын син анын кунелен.

Сабыр иткэн,морадына житкэн
Тик кот,барда булыр синенчэ,
Хяр адымны уйлап атлаганда
Сабыр йорэк,барына ирешэ...


Рецензии