Дарулары бар микэн?

Базарлардан эзлэп йордем
Сойдергеч даруларын,
Бигрэк авыр икэн дуслар
Ялгызын калуларын...

Базарларда юк шул дару
Соя-сойдерэ торган,
Тик синдэ ышаныч,ходам,
Кон саен дога кылам.

Нигэ микэн ясамыйлар?
Дарулар ялгызлыктан,
Ялгыз кичлэр,салкын тоннэр,
Чама юк авырлыктан.

Дару тапсам бар кешегэ,
Таратып бирер идем,
Бэхет кулендэ парлашып,
Йозегез, дияр идем.

Ялгызлык чир тугел дэ бит
Аннан котылу авыр,
Тон йокысыз эрнегэндэ,
Сызып авырта бавыр...

Базарларга инде хазер
Дару эзлэп мин бармам
Ходай эгэр насыйп итсэ,
ИНШАЛЛА ялгыз калмам.


Рецензии