Иртэгэ сонлама...
Иртэгэдэн,диеп ялгышма,
Сонга калма,жилдэй житез гомер
Чонгылына кереп адашма...
Буген курик жирнен матурлыгын
Матур гамэл буген курсэтик
Начар эшлэр таш булып жыела
Куп жыелса,аны нишлэтик?
Жылы сузен буген эйт анага
Уйла, сон булмасын иртэгэ,
Башны салып,елаудан файда юк
Каберне ураткан киртэгэ...
Якыннарга булган кадерлэрне
Буген курсэтергэ тырышыйк
Гомер кузлэрендэ туган кирэк
Коч булганда хазер булышыйк.
Тэмле телле булыйк сойгэннэргэ
Йорэгенне буген ачып сал,
Сыйла назлар,тэмле ашлар белэн
Анын бердэнбере булып кал.
Сонга калмыйк,буген яшик жирдэ
Ожмахлардан кайткан кеше юк,
Нидэн бэхет тойсан,шулай яшэ
Беркемнендэ анда эше юк...
Свидетельство о публикации №114030205345