Ирлэр елый...

Кочле ирлэр елый микэн
Курсэ куктэ ялгыз кугэрчен
Хислэренэ жавап тапмаганда
Ничек тыя микэн куз яшен.

Янып-коеп ут эчендэ калса,
Канатын ялгышып койдерсэ.
Ялган союлэрне бэхет диеп,
Ничек елый микэн, тилмерсэ.

Куп тапкырлар тапса да бэхетен,
Уткэн-беткэн керсэ арага.
Кунеле елый тагын бер алданса,
Тозлар сибелгэндэй ярага.

Изге хисне ялганнан аермый,
Яшэгэндэ алдап уз-узен.
Горур ирлэр елый йорэк белэн,
Тик озеп эйтэлми шул... сузен.

Озак еллар котеп яшэгэндэ
Ишек шакыр диеп бэхетлэр.
Кузе тугел, жаны елаганда,
Кемнэрдэн сон эзлэр гаеплэр.

Югалтканда якын кешелэрен,
Озелгэндэ кунел кыллары.
Ничек тыямы икэн куз яшьлэрен
Ялгыз утсэ гомер юллары.

Кочле ирлэр ничек елый сон?
Барган юлларыннан унмаса,
Кабат-кабат чонгылга уралып
Бэхет кошы ингэ кунмаса.

Мин хатын-кыз, бэлки шуна да,
Анлый алмыйм ирлэр халэтен.
Тонлэ яшереп, сыгылыплар тошеп
Яшь тугэдер житкэч сэгате...


Рецензии
Югалту кайгысы
Тузем дилэр , еламыйлар , ир кешелэр сынауга.
Иреннэрен канга хэтле , кыса яшь булдырмаска.
Э , мин курдем елаганын , озлегеп бер иратнын,.
Яшермичэ куз яшлэрен , югалтып ямь доньянын,.

Хастэхэнэдэ булган хэл. Яшь хатын ак тушэктэ.
Остенэ ябылган ж,эймэ. Киткэн ул « мэн,гелеккэ».
Башын хавага кутэреп , тезлэнеп баш очында ,
Бер ират кайгыдан эрсеп , ж,албара буш тынлыкка.

«- Алла син гэлэмдэ юктыр! Юктыр синен, кузлэрен, !
Сойгэн ярны алып киттен, таштыр синен, йорэген,!
Алып киттен , балаларнын, , саф ж,анлы энилэрен!
Мэхрум итеп сабыйларны , бэхетен гэилэнен,!

Мине алырга иден, син , «мэн,гелек юлларына» !
Тормышымда сойгэнемне калдырып доньяларда!»
Озак кына эрнегэчтен , тынып калды ир кеше.
«Мэн,гелек йокыга» киткэн яры, белэн сойлэште .

Нинди кайгы кузлэрендэ , доньядан ямь югалткан.
Мэн.гелек , тол ир гомердэ , тапмас кузлэр юаткан.
Нинди кочле , саф мхэббэт булган бу гэилэдэ.
Эзер булган , бер берсенэ гомерен бирергэдэ .

Хастэхэнэдэ тап булдым , язылган куренешкэ.
Кун,елдэ авыр утырма , калды ж,анда гомергэ.
Хаман ишетэмен сыман шул ир-ат уксулэрен.
Телим тормыш бирмэсен дип югалтунын, хислэрен.

Морэж,эгэть итэм син,а ! Бердэн бер минем Аллам!
Алма мин исэн чакларда , якыннарны янымнан !
Бирмэ тормош , озлегергэ югалту кайгысына !
Сакла уз кодрэтен, белэн , туганнарны барысында!
(Элмэттэ хастэхэнэдэ кордиологиядэ булган хэл.
Язмасын , курсэтмэсен Ходаем!) (28,10,2010г.)
"хастэхэнэ - больница"

Ямалеев Марс   18.02.2014 22:05     Заявить о нарушении
Хаерле кон! Зур рэхмэт,кайвакыт кочле ирлэрдэ жылый шул...

Рябина Хат   25.02.2014 13:02   Заявить о нарушении