Мангайларга алдан язылган

Без бу якты доньяга аваз салу белэн,
Фэрештэлэр мангайга яза икэн язмышларны,
Безнен кочтэн килмэсэ дэ узгэртергэ
Туры юлдан атлап була тормышларны.

Узен донья курэ башлаганнан бирле
Яшэп китсэн эгэрдэ син игелекле
Булырсын гел инсафлы хям мэрхэмэтле
Гонах кылуларга булса юллар бикле...

Усмер чактан башлап без чэчэбез
Орлыкларны узебез атлар юлларга
Намусын жуймаган безнен эби-бабай,
Кахэр тошкэн сугыш барган елларда.

Бу доньяда гел елмаеп кояш кебек
Яшэгэннэр жинел менэ баскычларны,
Чын кунелдэн ярата алсан,табып була,
Тин ярларнын йорэгенэ ачкычларны.

Ап-ак чэчле,ак эбилэр кургэн чакта
Хярвакыт та карыймын мин кузлэренэ
Тугры хатын,яхшы ана булган алар
Кунел кузе курэ,ышанамын сузлэренэ.

Яшэгэннэр санламыйча,тормыш кануннарын,
Ике тапкыр яшэр кебек гомерлэрне...
Азып-тузып хыянэткэ батучылар,
Югалта шул,бу доньяда кадерлэрне.

Язмыш белэн уйнаганнар бер кон килеп,
Жавап тотар ходаема хям барысына,
Башкалар ачканда ожмах ишеклэрен,
Алар басар газраильнен каршысына.

Уйлар очен хяркемгэ дэ баш бирелгэн
Йорэк тэ бар,изге эшлэр кылыр очен,
Олыгайгач без яшэрбез ометлэнеп,
ЛЭГЪНЭТ тугел, тик рэхмэтлэр алу очен...


Рецензии