Ялгыз карт
Бер карт бабай яши ялгызы
Гуя канатын сындырган,очалмаган
Китэ алмый калган кыр казы.
Текэлеп,яхшылап карамасан
Бу йортта яшэу юк шикелле
Тормыш горлэмидер инде куптэн
Шатлык дигэн нэрсэ юк инде.
Коннэр,тоннэр бабай ялгызы
Юк янына килеп, китуче,
Урамда кешелэр куп йорилэр
Э ана юк сэлэм бируче.
Эбилэр дэ юк тугел куршедэ
Тик нигэдер аны курмилэр
Хал сорамый,жылы аш кертмилэр
Гуя алар аны белмилэр.
Инде ничэ еллар ул ялгызы
Юк караучы,хормэт итуче,
Кешелэрнен генэ тугел,эллэ
Язмышнын да бар ана уче...
Инде бабай гомер йомгагынын
Азаккы жеплэрен чишэдер
Кем гаепле шушы тормышына
Бэлки ана вождан дэшэдер.
Коннэр озын торле уйларны
Бабай кереп-кереп урыйдыр,
Нигэ буген ятим,ялгызы ул
Еллар гизеп,шуны уйлыйдыр...
-Яшь чагында,ай чибэрдэ иде,
Белде ул узенен бэясен,
Тынламады ялгыз анасында,
Анламады нилэр курэсен.
Ничэ тапкыр,эйдэ ойлэн диеп
Димлэделэр чибэр кызларга,
Муеныма камыт кимим, диеп
Чыгып китте ул чит якларга.
Ана мескен ничэ еллар котте
Улым бер эйлэнеп кайтыр дип
Яныма кайтыр,ойлэнеп туй итэр
Тэкэбберлектэн бер айныр дип.
Курше апалары хатлар язды
Эниеннен хале авыр ,дип
Елый-елый сукырайды кузе
Кайтып саубуллашып калчы дип.
Юк кайтмады,хаттэ жирлэргэдэ
Эрнегэндер ана йорэге,
Кайларда йорсэ дэ башкайларын
Исян бул,дип ана телэде.
Э ул гизде тормыш дингезен
Эзлэде рэхэтне тоннэрен
Кон саен бер хатын алыштырды
Уйламады алгы коннэрен...
Ничэмэ кыз,куз яше койдылар
Ойлэнер,дип,бала таптылар,
Этисез,ятим ускэн балалар
Атага хазер юлны яптылар.
Олгерермен эле ойлэнергэ
Дия-дия житте илледэ
Таушалды ул тормыш жиллэрендэ
Телэмэде беркем килергэ...
Тормыш шулай дэвам итэ торды
Инде алтмышы да узып китте
Авылын шулчак искэ тошерде ул
Кайтырга,ди инде вакыт житте.
Кире кайтты бабай йортына
Энисе юк,кыйшайган тэрэз
Бабакайнын чал чэчлэре кебек
Бу йортка кунган мон,бэс...
Унга барды,сулга барды ул
Беркем ана кулын бирмэде
Нэрсэ чэчтен,шуны ур син диеп
Йорэк чэнчеп язмыш тиргэде.
Аяклары биктэ начар йори
Кулы инде бернэрсэ тотмый
Ашарга да телэге юк анын
Тамагы да берни йотмый.
Кадер-хормэт курсэтуче
Юк хатыны, баласы,
ЖЕГЭРЛЕ чакта шуларны,
Кирэк тэ бит анласы...
Башында бик куп уйлары
Тик гаебен танымый,
Ялгыз улеп ятыйммыни,
Нигэ беркем карамый?!
Син туктергэн куз яшьлэре
Тамадыр рэнжу булып,
Яши ул сонгы коннэрен,
Кайнар яшькэ буылып...
Алдагысын уйлар иде
Яшь чагы кире кайтса
Гаилэ корып яшэр иде
Бэхетен эгэр тапса.
Телэсэн яшэргэ бэхетле,
Рэхэттэ карт конендэ,
Тошлэрендэ типтер дэ син,
САНЛАП яшэ,онендэ...
Свидетельство о публикации №113111205361