Тош

"Улым бозауны ашат син,
Агач тобенэ бэйлэ!
Коз кергэнче уссен тизрэк,
Сыйла да,сыйла,эйдэ!

Су куй алдына иртэ-кич,
Онытма тоз салырга...
Кичен онта курмэ,зинхар,
Тонгэ ойгэ алырга!"

Бер кон алды ,ике,оч,кон...
Бозауны ойгэ малай,
"Бозау болай ял итми!"-дип,
Аннан уйлады бугай.

Беркемгэ эйтмэде малай,
Бозау калды болында!
Узе тыныч йоклый ойдэ.
Тик нидер бар уенда...
Кузен йомды,йоклап китте...
Буре килэ шуышып.
Бозавы уйный башлады,
Буре белэн куышып!
Кычкырмакчы булды малай:
"Тимэ!"-диеп,бурегэ.
Буре телгэ килде шулчак
шук малайны куругэ.

"Бозавынны ашыйм хэзер,
Ник калдырдын берузен?!
Усэр иде зур булып ул,
Соенер иден козен!

Эбиеннен сузен нигэ
Тынламадын алдарак?
Бозаусыз каласын хэзер,
Китэм сине алдалап!"

Малай сискэнеп уянды,
Буренен шул сузеннэн!...
"Эби,бозау исэнме?"-ди,
Яшьлэр чыкты кузеннэн.

"Эле генэ шуннан кайттым,
Бозау ята ял итеп.
Чилэккэ салып су илттем,
Эчеп куйды "Ялт!"-итеп"

"Эби бутэн  бер калдырмам,
Тынлармын буре сузен.
Ике кузем белэн курдем
Буген буренен узен!"

"Рэхмэт,улым!"-диде эби,
Балкып елмаеп-колеп.
...Малай хэзер бозау саклый-
Бигрэк тэ якын куреп!


Рецензии