Ахырзаман
Шуна кайтам сонлап ойгэ мин.
Жырлап, кин урамнан машинамда
Очып кайтам, котэ сойгенем.
Шэхэр йоклый, урам тынып калган.
Куктэ бары айнын балкышы.
Юл читендэ шэулэ пэйдэ булды.
Бер хатынкай. Кайдан кайтышы?
Берузе бит, мескен, утыртыйм, дип,
Туктадым мин юлнын читенэ.
"Я работаю! Сыпырт моннан!"- ди,
Нэфрэтлэре чыкты битенэ.
Айнык тугел. Яше дэ аз куренми.
Ким дигэндэ, бардыр иллелэр!?
Эй, Ходаем, бу да "эштэ" булгач,
Ботенлэй, дим, ирлэр тилелэр!
Мин дэ эштэн кайтам, кич буена
Туйлар, юбилейлар уткэрэм.
Тэнен сатып, ярар, яшьлэр йори,
Э мона сон нэрсэ житмэгэн?!
Эстэгафирулла,эллэме доньянын
Асты-оскэ килеп беткэнме?
Исерек карт хатын тэнен сата.
Эллэ ахырзаман житкэнме?!
Кузгалырга олгерми дэ калдым,
Килеп туктады бер машина.
Ике егет моны алып китте,
Йоридер, ахры, бу уз башына.
Ойгэ хатле баштан уй чыкмады,
Хатыннар ни конгэ тошкэннэр?!
Акыллысы бу юлга басмас, дим,
Эллэме сон башына типкэннэр?!
Нинди авыр халдэ булганда да
Табып була торгандыр жаен.
Эчэр очен бу хатын, жэлладнын
Балтасына тыккан башкаен.
Мондый тормыш кая илтэсе
Мина ачык инде кон кебек.
Бу мескеннен язмышы карангы
Сер яшергэн кара тон кебек...
Свидетельство о публикации №113102303844