Тошмэсен кунел
Коз хакимлек итэ урамда
Жил селкетэ сары яфракларны
Озелергэ инде торганда.
Дер калтырый козге жиллэрдэн
Сонга калып аткан чэчэклэр
Чэчэк сулар,ометлэр шинмэсен
Якты булсын,тик килэчэклэр.
Урманнарга алтын тослэр керде
Кояш чыкса кузлэр камаша
Шушы сихри урманнарда йору,
Узе бяхет,узе тамаша.
Агачларга сары мон сарса да
Кунеллэрне сагыш сармасын
Яфрагы коелган агач кебек
Козлэрендэ ялгыз калма син...
Кырлар тынып калды,инде энэ
Басуларда кара буразна,
Тыныч сулап йоклар алар кышта
Очып-очып сырган буранда.
Табигатьнен хярбер мизгелендэ
Куреп була сихри якларын,
Экрен генэ еллар уза,юк кочебез,
Туктатырга гомер атларын...
Сары тоскэ керсен эйдэ урман
Тик кунелгэ кайгы кермэсен
Кышлардан сон,язлар котеп калыйк
Тик кунеллэр генэ тошмэсен.
Хыялланган ометлэр сунмэсен,
Сарымасын козлэр сагышы,
Козлэр утэр,ак карлары белэн,
Килеп житэр буранлы кышы.
Свидетельство о публикации №113101804838