Кеше бяхетенэ сузма кул

Кеше бяхетенэ сузма кул дип
Бик эйтэсе килэ кайвакыт
Хатынлы ирлэргэ куз салмагыз
Жавап тотарсын син,бервакыт...

Олылар бит белми эйтмэгэннэр
Сабыр итсэн ходай бирер дип
Кеше бяхетен тартып ала курмэ
Бяхетсезлек шуннан килер дип.

Биктэ ялгышалар япь-яшь кызлар
Гаилэлэрен ирлэр ташлар,дип
Хатыныннан китеп мине генэ
Онытылып соя башлар дип...

Хатынына хыянэт иткэн ир
Бер кон килеп ташлар сине дэ
Кешенеке сина була алмый
Инде анлар моны,тиле дэ...

Киткэн ирлэрнен дэ бик куплэре
Башны иеп кире кайталар...
Кискэн икмэк кире ябышыр микэн
Нигэ ирлэр,аны оныталар...

Син ташлаган хатын ничэ еллар
Сине елап коткэн дисезме?
Беркемгэ дэ башка куз салмаган
Коне-тоне коткэнме сезне?

Кеше парына син кузен салсан
Уйламагыз минекенэ салмаслар дип
Мин ташлаган хатын кемгэ кирэк
Беркайчан да аны алмаслар дип...

Ялгышмагыз ирлэр бервакытта
Ялгыз калмас сезлэр ташлаган...
Эйлэнеп сез кире кайткан чакта
Алар парлы тормыш башлаган...

Алдан уйла кылган гамэленне
Хяркемгэ дэ эйтэм бу сузне
Кеше бяхетенэ кул сузмагыз
Коткэн бэхет,табар ул сезне...

Кеше бяхетенэ кагылмагыз зинхар
Кеше ярын тартып алмагыз...
Сездэ ирлэр хискэ бирелмэгез
Гаилэ ташлап ялгыз калмагыз...

Соеп кушылганнар гомергэ дип
Хыянэтсез жирдэ яшэсен
Куклэрдэн эзлэмэ бяхетенне
Уйла жирдэ нилэр эйтэсен...

Кеше бяхетен тартып ала курмэ
Уз бяхетен тырыш табарга
Орлыкларын уз бакчана чэч син
Горлэп чэчэк атар язларда...

Уз бяхетен кешегэ дэ бирмэ
Табу жинел,авыр сакларга
Эгэр тапсан,союне саклый бел
Анлый алсан,китмэс ятларга...


Рецензии