Донья куабыз
Кабаланып донья куабыз...
Узебездэн авырны кутэреп
Кайчак куз яшьлэре коябыз...
Кая диеп белмим ашыгабыз
Ник ашыктырабыз гомерне
Йозен югалта кайберебез
Югалтабыз булган кадерне...
Акча табарга дип коне-тоне
Без чабабыз башны югалтып
Яныбызда булганнарга вакыт житми
Утырып сойлэшергэ жан атып.
Мал артыннан куып онытабыз
Энкейлэрнен хален белергэ
Бэлки бер кон,барсына токереп
Бик кирэктер кайтып килергэ.
Балаларга ана назы кирэк
Акча белэн бэхет улчэнми...
Булэк кенэ алып балаларнын
Кунелендэ хормэт борелэнми...
Бу донья бит шулай корылган
Хяр чак житми нэрсэ булсада
Кирэк диеп чуп жыябыз ойгэ
Узен тугел,кузен туйсада...
Бэлки житэр инде тормышкайны
Куарга дим шулай камчылап
Эрнергэ язмасын,укенергэ
Куз яшьлэрен акса тамчылап...
Белеп ямен бу фани доньянын
Шокер итеп саулык кадерен
Гомер ике тугел,тоеп яшик
Бугенге бэхетле мизгелен...
Свидетельство о публикации №113091703765