Хяр мизгелнен бел тэмен
Нур индерсен синен кунелгэ
Ай нурлары сина назын бирсен
Жылытырлык сине хяр тондэ.
Жылы жиллэр сине назлап иссен,
Йомшак кына сыйпап кузенне.
Йорэгенэ синен сою бирсен
Бэхэтле тоярга узенне.
Янгыр яуган чакта тамчылары
Агып тошсен керфеклэренэ.
Кузлэреннэн бары шатлык яше
Назлап тамсын иреннэренэ.
Карлар яуса энже бортеклэре
Комеш чэчлэренэ кунарлар.
- Ялгызым да яши алам эле,-
Дигэн уйны синнэн куарлар.
Ак бураннар сине урап алса
Чорналдым дип уйла назларга.
Кар-бураны тик бэхет китерсен
Омет белэн яшик язларга.
Язгы жылы хислэр булэк итсен
Доньялыкнын изге союен
Хяр мизгелен бу матур гомернен
Тоеп яшэ - курми коюен.
Бу тормышнын куп матур яклары
Кунелен белэн ойрэн тоярга.
Жылыйсын килгэдэ жыла эйдэ,
Оялма куз яшен коярга...
Май аенда аткан алма чэчэк
Булэк итсен сихри ислэрен.
Яннарында булсын озелеп сойгэн
Ялгыз булмас гомер кичлэрен.
Свидетельство о публикации №113091304554