Казан
1000 ел буе кайнагандыр язмышлары,
Байларынын, ярлысынын, унганынын
Урамнардан килэ кебек сулышлары.
Остасынын, хужасынын, ялчысынын,
Законнарга буйсынмаган кайберсенен,
Язмыш калган, тарих калган каберлэрдэ,
Тырышса да, мэнгелек юк хичберсенен.
Казан бае йорт салдырган сенлесенэ,
Хэйкэл булып булэк калган тарих очен,
Кибетлэре, кунак йорты, келэтлэре,
Кеше китэ, маллар кала халык очен.
Бистэ булып, исем калган мэнгелеккэ,
Ничэ буын алышынган 1000 эчендэ,
Бай салдырган пулатларны, заводларны,
Яшим мэнге, жэл тугел дип, мен кочен дэ.
Бистэлэрдэн уткэнем бар, тормыш бит ул,
Тормасам да бу якларда, йомыш тошеп,
Тарихчылар яза ярып халык очен,
Янартканда урамнарны, язмыш ишеп.
Яна сулыш ала Казан бистэлэрен,
Янарганы, янасы да, тозелэсе,
Яна тарих битлэренэ яна юллар,
Яна сузлэр булып эле тезелэсе.
1000 ел уткэн кайнап Казан эчлэрендэ
Тормышлары, язмышлары, мэдэният,
Кануннары, хокуклары, учаклары.
Горлэп торган язучылар, эдэбият.
Фэн горлэгэн, усеш алган химия дэ,
Медицина, физикасы, хавасы да.
Заман бозган сэламэтлек, талэп иткэн
Уйлауларны кеше очен дэвасын да,
Гел кайнаган, кайнап тора, кайнаячак
Кем генэ юк татар иле Казанында.
Удмурты да, чувашы да, башкорты да,
Еврей, узбэк, кыргыз, торек, казахы да.
Барчасы да, туган икэн, яши бирэ,
Гомер утэ, тарих кала мэнге булып.
Тозелеше, яшэеше, халыклары
Тарихларда урын ала тэуге булып.
Казаны син, татар иле хэр кешенен,
Бик олуг син, бик яшьтэ син, бик жырлы да.
Урамына, хэйкэллэргэ куз тошерсэн,
Дэртле дэ син, кайгылы да хэм монлы да.
1000 ел торган Казан синен урамнарын,
Алмашкандыр куперлэрен хэм юлларын,
Йортлары да, корылмалар, бар тозелеш,
Тозеп торган ничэ буын, мен улларын.
Тозегэннэр, арттырганнар, житкергэннэр,
Тузганын да, янасын да, фэн очен дэ,
Халкы очен, яше очен, туасы очен
Жэллэмичэ кызганмыйча бер кочен дэ.
Мен еллыгын бэйрэм итэ безнен буын,
Жир остендэ барган гасыр башы буген,
Шул ук Казан, жанга якын, кадерле дэ,
Гомерле бул, мэнге якты булсын куген.
Свидетельство о публикации №113083106848
за любовь к родному краю и прекрасный стих ! У уважением- Тамара
Тамара Богина 04.06.2014 13:18 Заявить о нарушении