Урман кайгылары

Тиздэн генэ узгэрер
матурланган йоз.
Янгыр сава башласа
жилем жыйган коз.

Чыршылар наратлар инде
кайгы белмилэр.
Яфраклы агачлар кебек
ямен коймыйлар.

Имэн генэ кайгырмый бер
урман падшасы.
Имэн чиклэвектэн тулы
анын кесэсе.

Янгырлар китсэ карала
урман юллары.
Яз житкэнче шинеп кала
анын куллары.


Рецензии

Ак каеннар нэрсэ булды сезгэ ?
Яфрак коеп ник корыдыгыз?
Яшел урманнарнын, арасында
Чал чэч сыман басып калдыгыз.

Нинди кайгы сезне басып алып,
Сулыш алуларын туктатты?
Ж,ирдэн алган яшэу дымлыгында,
Нинди агу, тамыр корытты?

Каерыгызны кояш куырдымы ?
Яшел яфрак коеп, кыздырып .
Бэлки кеше сезне харап итте ,
Жир астына тоз - су тутырып?

Усеп калган урман агачлары,
Каеннарны сагнып шаулыйлар
Эрнулэрдэн , яфрак яшен коеп
Коч - хэл бирергэ дип уйлыйлар.

Ак каеннар! Зифа яшь каеннар!
Ж,ирдэн шытып усеп чыгыгыз.
Ятим калдырмагыз урманнарны.
Яшел гузэл агач булыгыз.

Тэбигэтнен, ж,ан иясе булып,
Кешелэргэ сокланыр очен,
Кояш нурларында иркэлэтеп,
Ходай сезгэ яшэу коч бирсен!
( 20.09.2013г.)

Ямалеев Марс   20.09.2013 23:20     Заявить о нарушении