Эллэ язмыш эллэ ялгыш
Мангаена язып куелган...
Шушы язу гомер юлларына
Мэнгелек жыр булып уелган.
Кечкенэдэн ойдэ барлык эшне
Ойрэтеп устерде энкеем
Чабып барган атны иярлэргэ
Ойрэн кызым, диде эткеем.
Тормыш сынаулары куркытмады
Егылмадым, каршы тордым мин,
Мэнге бергэ яшэрбез, дип уйлап
Матур итеп тормыш кордым мин.
Бэхетенне эгэр куркэ упсэ...
Булмый икэн инде булмагач.
Кайгылардан йорэккэем тунды,
Нэни улкаемны югалткач...
Таяныр талларым шартлап сынды...
Булмады шул авыр чакта кул бируче,
Озгэлэнмэ бягрем, без бит икэу,
Кайгыларны уртак итик диюче.
Тормыш дэвам итте кызым туды,
Бары балам булды йорэк дэвасы,
Тугрылыкнын ни икэнен белми торган
Кеше иде сабыемнын атасы...
Бер айлык сабыем, кызым белэн
Бер ялгызым калгач урамда,
Эрнулэрдэн, жулэрлэнеп жаным,
Адашып уралды буранга...
Авыр юлны ялгызым кичкэндэ
Булмадын шул, сонрак килден син
Ин кадерле кызым белэн син,дип
Гафу сорап башын иден син...
Ялгызлыктан жаным ошегэндэ
Шундый коттем килсен иде дип
Башым горур тотып тормыш урен
Менгэнемне курсен иде дип...
Сон шул инде, йорэктэ хаман боз
Хыянэтен булмый кичереп...
Бэлки бэгерлэрен эрнегэндер ,
Бергэ чакны искэ тошереп...
Яшь чагымда жайдак иярлэдем,
Хазер руле корыч атларнын
Алтын булып куренэ генэ ул,
Эчлэре бакыр шул ятларнын...
Мин сынмадым, урмэлэплэр мендем
Тормышымнын тавы башына,
Синен язмыш чэрдэклэнде бэрелеп,
Мина таба аткан ташына...
Син рэнжеткэн бик куп хатыннарнын,
Куз яшьлэре инде кипкэндер...
Син ташлаган жиде сабыен да
Инде куптэн усеп житкэндер...
Бигрэклэр дэ сонлап анладын шул
Артта калды жегэрле чагын...
Упкэлэмэ хазер бер кемгэ дэ
Уз язмышын, узен сайладын...
Свидетельство о публикации №113082605380