Уфага бардым эле
Урамнарында йордем
Укыган институтны
Сагынып барып курдем.
Хэйкэле янына бардым
Салават Юлаевнын
Оч катын йореп эйлэндем
"УФА" универмагын.
Аккошлар йозгэн кулгэ дэ
Барып килдем ял итеп
Загстан парлылар килде
Карап тордым ис китеп.
Укып уткэн елларымны
Искэ алдым сагынып
Аккошлар да сэлэм бирде
Канатларын кагынып...
Туры килде минем ялым
Чэчэклэр бэйрэменэ
Урелгэндэй булды гомер
Чэчэклэр бэйлэменэ...
Басып тордым Агыйделнен
Куперенэ таянып
Агыйделкэй суы сыман
Гомер уткэн аянып...
Инде чирек гасыр уткэн
Уфаны булмый танып,
Матурлансын туган ягым
Агыйдел торсын агып...
Свидетельство о публикации №113082206618
Нуриева Гузель 07.11.2013 01:48 Заявить о нарушении