Сутэм гомер йомгагын

Гомер йомгакларын суткэн чакта
Нинди уйлар керми башыма
Карангы коннэрем искэ алсам
Йорэк доп-доп тибеп ашкына

Менэ буген тагын бер кат сутэм
Гомеркэйен озын йомгагын
Тынламаган чакта язмыш мине
Борасылар килэ колагын...

Кечкенэдэн,эледэ хатеремдэ
Энкеемнен эйткен сузлэре
Сигез айдан тудын, кызым ,диде
Шомырт кара иде,кузлэрен...

Кендек эби салды да билэугэ
Дога кылып,эйтте сузлэрен...
Шушы сабый исэн калып уссэ
Салып яшэр жирдэ эзлэрен...

Исэн калдым,бик зур булган ахры
Бу доньяда яшэр кочлэрем...
Жиде айдан тэпи йогергэнмен
Оч яшемдэ жырлар койлэдем...

Заман авыр иде ул чакларда
Кулмэклэр юк иде кияргэ...
Остэлдэге бер сынык шикэргэ
Хичтэ ярамады тияргэ...

Нэни чакта,хазерге балалардай,
Планшетта уйнап усмэдек...
Конфет дигэн нэрсэне белмэдек
Сорамыйча ипи кисмэдек...

Мин мэктэпне тэмамлаган елны
Телевизор алды эткэем
Карый алмадым шул,ерак киттем,
Куз яшьлэрен тукте энкэем...

Гомеремдэ беренче тапкыр мин
Килдем Уфа дигэн калага
Бер ялгызым йордем мин адашып
Гуя сусыз эссе далада...

Онытыла тошкэн авыр чаклар
Яшьлек бит ул жулэр чагыбыз.
Кемнэр кубэлэктэй утка очмый
Мэхэбэттэн уйный каныбыз.

Ничек дорес итеп яшэулэрен
Китап итеп беркем язмаган,
Нигэ беркем безгэ анлатмаган
Бозлы судан тартып алмаган.

Бэлки эле утлар, сулар кичеп
Уз юлымны жирдэ ярганмын.
Вожданыма бер дэ тап тошерми
Мин бэхэтле булып калганмын.

Бу доньянын булды торле чагы
Чыныктырды салкын бураны.
Кат-кат кабатладым авыр чакта.
Энкэй бэгърем синен доганы.

Мин бэхетле, кызым куптэн эни,
Улымнын да матур гаилэсе.
Хыялым бар - тик бер мизгел генэ
Эх, яшьлеккэ кайтып килэсе.

Тошэр идем чишмэ буйларына,
Сап-салкын суларын эчэрмен.
Бу доньяда якты эзем кала
- Мин бэхетле, - диеп дэшэрмен.


Рецензии