Зират тауларына чыккан идем...
Зиратынын капкаларын тапмадым...
Таптап салган тар сукмакны утеп,
Ауган ихатасы аша атладым...
Без ускэндэ зират такыр улэн иде,
Кабер саен гына калкулык,
Улэнендэ жилэк кенэ усэ иде,
Озми утэ идек, жыеп сабырлык...
Хэзер анда адашырлык урман икэн,
Такыр улэннэрен агач каплаган,
Эйтерсен дэ ташландык бер бакча,
Эйтерсен дэ hичбер караучысы калмаган...
Билэмэсе хэзер бик зур икэн,
Тау итэклэренэ ташып таралган,
Карлы кышларда да хэзер юктыр ахры,
Тауларыннан, бездэй рэхэтлэнеп, чана шуалган...
Почмагында рэт-рэт яна кабер -
Бик куп авылдашлар тауга кучкэннэр,
Аларынын караучысы исэн ахры,
Ослэренэ рэтлэп чэчэк сипкэннэр...
Бик авырсы икэн зират йору,
Танышларнын куру исемен,
Каберлэрдэн чуп улэнен йолкып уттем,
Бер атнага туктар микэн чуплэр усуе...
2013
Свидетельство о публикации №113072910275