Искэн жилдэй ботерелеп...

Кызчыкларым кисен диеп
Кулмэклэр теккэн идем,
Балаитэк тезеп, алсу жептэн
Чэчэклэр чиккэн идем.

Кызчыкларым ботерелеп
Эйлэнде яннарымда,
Аллы-голле такыялар
Урделэр жаннарымда.

Иртэ торып кызларымнын
Мин чэчлэрен тарадым,
Чэч бортеклэре саныча
Изге телэк сайладым.

Жырларымнын ин монлысын
Ойрэттем кызларыма,
Остэлсэ дэ уфтанмадым
Мангаем сырларына.

Кызларыма жэллэмэдем
Йокысыз тоннэремне
Бэхеткэ дип булэк иттем
Алтын-комешлэремне.

Аларга дип энжелэрнен
Ин гузэлен сайладым,
Тоймэлэре тэгэрэвен
Якты юлга юрадым.

Кызчыкларыма ашаттым
Баллы-майлы коймаклар,
Ефэк жептэн чиксеннэр дип
Бирдем нэзек уймаклар.

Курчакларына тектелэр
Балаитэк кулмэклэр,
Алсу жеплэрдэн чиктелэр
Гол-чэчэкле бизэклэр.

Кызчыкларым йорэгемнен
Жылысында  устелэр…
Искэн жилдэй ботерелеп,
Утте китте гомерлэр…

1 июнь 2013 ел, кызларыма


Рецензии
Бигрэк матур, Лилия! Кызларын бэхетле булсыннар!!!

Альфира Зайнутдинова   22.06.2013 08:01     Заявить о нарушении
Рэхмэт, ерак балачак дустым! Барыбызнын да балаларыбыз ата-ана йортыннан киткэч тэ сэламэт, гомерле, бэхетле булсыннар!!!

Лилия Рэ   22.06.2013 08:16   Заявить о нарушении