Кызлар колагына

Биек укчэ киеп, тып-тып басып,
Барам эшкэ, кайтам кичлэрен.
Укчэ киеп арган аякларнын
Елый-елый уам шешлэрен...

Безгэ, хатын-кызга ни эшлэргэ?!
Эх, килэ шул кияу табасы.
Тузэсен шул кысып тешлэренне
Карт кыз булып килми каласы.

Чэчлэренне кэн саен матурла,
Иннек, кершэн сорт син битенэ,
Уз тиненне эзлэп кайчакларда
Йогерэсен жирнен читенэ...

Чибэрлэрне каратасын килсэ
Узен дэ калышма модадан.
Матурлыкны формада тотарга
Кулмэк кирэк ничэ чемодан?

Арсан инде укчэлэрне киеп
Галош кисэн токереп барсына...
Менэ шул чагында бэлки чыгар
Гомер буе коткэн каршына)))

Э син шул вакытта жир ярылса
Тошеп китэр иден  тишеккэ.
Бэхет янда... Чэчен таралмаган,
Тишек галош, тугел читек тэ.

Шуна курэ, кызлар, сезгэ эйтэм,
Бер минутка  акыл жуймагыз,
Буй-сыныгыз гел килешле булсын,
Ялкаулыкка эсир булмагыз!

Салма биек укчэн, чэченне буяп тор,
Син сал иннек, сорт син кершэнне.
Кем белэ бит, бэлки менэ буген
Очратырсын куптэн коткэнне...


Рецензии