Шаян шигырь
Яннарына килгэндэ
Утка тошкэн кебек янам
Синен кулын тигэндэ.
Басоножки киям эле
Киям ялтыракларын
Нигэ мине яратмаска
Юк килмэгэн якларым.
Бодрэ чэчемне жиллэргэ
Таратып утэм эле
Союлэремэ жавапны
Мин хаман котэм эле.
Алтын балдак кимим эле
Балдаксызда бик матур
Минем кулны тойган егет
Мэхэббэт хисе татыр.
Комеш муенса тагамын
Матур ята муенда
Иркэлэнэсен килэдер
Минем жылы куенда.
Колагымда энже алка
Ялтыр-йолтыр килэдер
Ходай мине яратканга
Матурлыкны бирэдер.
Эшлэпэ киям жэйлэрен
Каплап тора кояшны
Ашасан телен йотарсын
Минем пешергэн ашны.
Акыллы да,чибэрдэ мин,
Ник сон шуны курмисен?
Кочагына кысып мине
Минеке бул димисен.
Тырнакларымны буядым
Ялтырык лаклар белэн
Яннарымда йоре бэгрем
Чуалма ятлар белэн!
Кузлэрем болайда кара
Кара сормэ сортмимен
Котэ-котэ ардым инде
Хазер сине котмимен.
Кашларым сызгандай кара
Карлыгач канатыдай,
Сагынуымны минем сайрый
Кырларда очкан тургай.
Иренгэ кершэн сортмимен
Болайда алсу алар
Пешеп житкэн алма кебек
Убеп ал дип торалар.
Буй сыным да бик килешле
Сылу ак каен кебек
Тал кебек билем богелэ
Кил эйдэ,кит син куреп.
Яратып калырга кирэк
Житкэн чакта жегэрлек,
Сою башны эйлэндерэ,
Сою бит ул юлэрлек...
Пар канаткаен булырмын
Синен янда калырмын,
Йорэгенне мина ачсан
Соеп туймас булырмын.
Курсэтмим куз яшьлэремне
Кунеллэрем тулсада,
Бэлки берэрсе ойлэнер,
Виртуально булсада...
Кияудэ булсам да мин,
Киялмэдем ак кулмэк...
Минем кебек булганнарны
Кире кагар тик чулмэк)))
Алсалар чыгам кияугэ,
Ак кулмэк узем алам
Яратсан чакыр янына
Атламыйм,йогереп барам...
Чэчлэремэ ак чэчэклэр
Куйган кэлэш булырмын
Соям дисэн яннарында,
Йогереп кенэ торырмын)))
Яхшыдан яхшыны эзлэп
Уткэрмэек гомерне,
Оф-оф итеп кенэ торам,
Белсэн иде кадерне)))
Озаклама син,-яучыла!
Укенерсен сон булыр...
Кара кузлэр искэ тошсэ,
Кузлэренэ яшь тулыр.
Соям дип эйт,бергэ булыйк,
Миндэйлэр жирдэ сирэк,
Гомернен ин матур чагы,
Соеп калырга кирэк)))
Свидетельство о публикации №113041405128