Эйтмэ мина ташлап китэм дип

Ташлап китэм диеп,эйтмэ иркэм
Узган инде жылар чакларым,
Миндэйлэрне тиле генэ ташлар,
Юк бит бер килмэгэн якларым...

"Авыр сузлэр эйтмэ"-дигэн шигырь,
Язган идем эгэр укысан...
Кузлэренне убеп кенэ торам,
Анларлык бит инде,анласан...

Мин сабырмын,лэкин сабырлыкта,
Берчак житэр тошеп тобенэ...
Дурт аяклы ат та абына бит,
Китереп суксан эгэр тезенэ...

Кунакка дип килгэн бу доньяда,
Яшэсэклэр иде,бэгырем...
Ярты суздэн анлап бер-беренне,
Белеп союлэрнен кадерен...

Гомер козе инде ерак тугел,
Жан телэгэн кирэк янында,
Йорэк жылысын тоеп икебезнен,
Яшэекче сою барында...


Рецензии