Авылыбыз мэктэбенэ

Сизелми дэ Yтте кYптэн
Мэктэп еллары,
Тараттылар торле якка
Тормыш юллары...

Тау битендэ туган мэктэп,
Утлары яна микэн?
Без ураулап узган чакта
Боегып кала микэн?

Без утырткан ак каеннар
Яфрак яра микэн?
Сагынып, кайчак, укытучым
Исенэ ала микэн...

Без укыган классларда
Башкалар укыйлармы?
Тэнэфесне бездэй котеп,
Шаулашып уйныйлармы?

Тау битендэ туган мэктэп,
Утлары яна микэн?
Без читлэтеп Yткэн чакта
Yпкэлэп кала микэн...
Yтлары яна микэн...

 Туган Рэтамак урта мэкэбенен 100-еллыгына


Рецензии