Урдэн тошкэн тэгэрмэчлэр...

Yрдэн тошкэн тэгэрмэчлэр бик тиз тэгэри икэн,
Бу гомерлэрнен Yткэне hич тэ сизелми  икэн.
Туган авылда туган йорт - безне юксына микэн,
Ишек алдында акбай эт - кайткач ятсына микэн?

БYген рэтлэп-рэтлэп Эти, карлар корэде микэн,
Бэлки кайтып чыгарлар дип, юллар рэтлэде микэн?
Ул hэр машина тавышын сагаеп тынлый икэн,
Ялларга гына туры китереп, мунчалар яга икэн.

Энкэй, иртэ таннан торып, сыерны сава икэн,
Кайткач авыз итэрлэр дип, кYмэчлэр сала икэн.
Барыбызга уныш телэп догалар укый микэн,
Ялларда тагын кайтмасак, кYнеле сызлый микэн?

"Кайтырбыз",- дип китэбез дэ, доньябызга чумабыз,
Кая булса ашыгабыз, кайда булса чабабыз.
Берэр вакыт сагынып кайткач, капкалар ачылмаса,
Бу чакларны искэ алып Yксеп-Yксеп еларбыз…

2009 ел


Рецензии
Замечательные строки, жизненные и проникновенные, Лилия!
Рад знакомству! Сезнен сызганыч шгрегезгэ карше Минем урысча бер
кыскагына шигрь бар!:http://www.stihi.ru/2012/11/03/10979
Исэнлек телэп! С уважением!

Иакут   17.04.2013 07:23     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 3 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.