Язмыш, язмыш, сина ялварып калам...
КотY кайтты, бар кYрше дэ
мал-туарын барлады,
Сыерларын савып, утарына ябып,
сарыкларын санады.
Кэжэкэйлэр жайлап ятты,
чебешлэр кунаклады,
hэрбер хужа тонгелеккэ
ишеген йозаклады…
Тик бер бэти ачы елап,
урам буйлап йогерэ,
Шуны тынлап жаным эрни,
тынгы керми кYнелгэ…
Ишле котY арасында
адашканмы ялгышып,
Ярдэм сорап, тонне яра
нэни бэти тавышы…
Чирэм сайлап, шаян уйнап,
йоргэндер дэ он(ы)тылып,
hэр капкага бэрелэ хэзер,
ярдэм сорап омтылып.
Капкалардан куа аны
явыз этлэр тавышы,
Беркемгэ дэ кирэк тугел
сабый бэти сагышы…
Озакламас, тан да атар,
рэхим итеп, тынычлан,
Урам очы этсез эби
капкасына ышыклан.
Кайда булса, тон йокламый,
котэдер ярсып Анан,
Ул да сине чакырадыр,
йокларга ятмый hаман.
Ул чагында бала идем,
тонне чыктым саташып,
Тоштэ hаман шул бэтине эзлим,
йормэсен дип елап, адашып…
Эй син, язмыш, жансыз язмыш,
дорес булса булуын –
Куэтлене, кочлелэрне
кYреп торам сынуын.
Ялгышлардан, явызлардан
Сакла минем баламны,
абынмасын, чокырларга
тYшэп торчы саламны.
Жил-давылдан, бураннардан
ышыкласанчы аны,
Хыянэттэн, сынаулардан
кYрсэтсэнче чараны!
Бэти сыман кара тондэ
ялгыз калмасын балам,
Адаштырма, юлын яктырт –
сина ышанып калам…
Эле булса тон уянам
бэти тав(ы)шыннан hаман,
Балаларым барлап кына
тынычланып юанам…
Язмыш, язмыш, жанлы язмыш,
сина ялварып калам…
2013 ел, март.
Свидетельство о публикации №113040707444
Аллаһы Тәгалә сакласын безнең балаларыбызны. Ул бәти минем дә күз алдымда, аның ачы елавы һаман да колагымда тора...
Ак бәхетләр сиңа.. теләп
Гөлҗиһан.
Гульжиган Гайнуллина 20.04.2013 18:11 Заявить о нарушении