Донья матур

Сабый чакта бердэ уйламыйсын
Гомер юлын ничек узасын,
Яшьлек утеп,картлык коннэрендэ,
Ак яулыклы эби буласын.
(Тубэтэйле бабай буласын)

Унбиш-егерме эле куп тугел,
Эни очен син бала гына,
Бернидэ юк эле башларында,
Уйнаклап чабасы дала гына...

Утыз яшькэ киткэч кешегэ,
Торле уйлар керэ башына,
Кияугэ чыкмаганнары тизрэк,
Кияу табарга дип ашыга.
(Ойлэнмэгэннэре тиз-тиз генэ,
 Кэлэш табарга дип ашыга)

Томыш кету,балалар устеру,
Кон артыннан шулай кон утэ,
Яшэргэ дэ олгерэ алмыйсын,
Кырыгы да икэн тиз житэ.

Кырык эле бик куп тугел,
Эммэ иллегэ инде якын...
Тормыш экрен агып бара,
Гомер козлэре салкын...

Уфтанмыйча,кайгырмыйча,
Иллене дэ кеше тутыра,
Утте мени инде яшьлегем дип,
Кемдер авыр сулап утыра...

Ярар булса булсын илле,
Йорэктэ коч бар эле,
Алтмыш яшьне дэ вакларга,
Гомерлэр бит бар эле...

Экрен генэ алтмышы да,
Житмеш алдыннан атлый,
Узган гомергэ буйсынып,
Житмеш тупсасын таптый.

Житмеш яшен тутырганнар,
Гомер жеплэрен саплый,
Ун ел хазер утеп китэ,
Сиксэн ишекне шакый...

Кунел хаман яшь булса да,
Сигез дистэ ваклана,
Аяклар да хич тынламый,
Бер урында таптана...

Кузлэргэ кузлек киябез,
Аяк таяксыз йорми,
Ничек доньядан китэсен,
Туксан яшьне дэ курми...

Туксан тулыр аллабирса,
Йозе дэ артык тугел,
Яшиселэр бик килэ шул,
Картаймый хичтэ кунел...

Бу донья бит шундый матур,
Нигэ аннан китэргэ,
Ходай насыйп итсен безгэ,
Добердэтеп яшэргэ...


Рецензии