Жырларым

Канатларсыз очып булмагандай,
Яшэп булмый жирдэ жырларсыз,
Монга кумелен,яшэмэгез жырсыз,
Яшэп булмагандай дусларсыз.

Матур жырлар янгыраган чакта,
Кунеллэргэ бетмэс мон тула,
Авыр чакларымда жыр тынласам
Йорэклэргэ хаттэ ял була.

Юлларда да жырсыз йореп булмый
Жыр кыскарта ерак араны,
Яраланган чакта йорэккэйлэр,
Тозэтэ дэ сыман яраны...

Жансыз кеше генэ жыр яратмас
Сагынулардан моннар тынламас
Кунеллэре каткан кеше генэ
Жыр ишетсэ,кушылып жырламас...

Жыр белэн яшимен бу доньяда
Куз яшьлэрем кайчак яшереп...
Жыр тынлыймын йорэгем эрнесэ,
Язмышымны искэ тошереп...

Жырым булсын мина хярчак юлдаш
Кая барсам,кайда йорсэмдэ,
Югалтулар бирмэ башларыма,
Нинди авырлыклар курсэмдэ...

Жырлый-жырлый яшимен эле син
Бэхетлэрем буген тугэрэк,
Минем сою жырын тынлап оча,
Чэчэктэн-чэчэккэ кубэлэк.


Рецензии