Гыйбрэтлэр
Басып тора ул башларын иеп. Туктатырга кулда кутэрми.
Экрен генэ туктадым янына. Кая барыш,дидем,эбекэй,
Бабана даруга килдем балам. Э авылым минем Урмэкей.
Яныма утырттым мин эбине. Э ул мина сойли тормышын,
Гомер буе ничек яшэгэнен. Эрнетерлек ачы язмышын.
Ускэн чакта безне ойрэттелэр. Сабыр булып тузеп яшэргэ,
Бабана,дим куркып яшэдем,мин. Авыз ачып бер суз дэшэргэ.
Азаккы тиеннэремне урлап эчте. Уйламады гаилэ турында,
Хазер килеп,авырыйм,кара,диеп. Бот кутэреп ята урында...
Белмэде ул балалар турында. Нэрсэ ашый,нэрсэ киялэр...
Курмэде ул,аракыдан кала. Купме кибетлэрдэ бэялэр.
Балалар ускэндэ,бер килмэде. Сабыйларнын бишек кырына,
Йоклатмыйсын мине,дип кычкырды. Мин койлэгэн бишек жырына.
Тоннэр буе кием тектем узем. Юк бэягэ,ботен авылга,
Белмим йорэк ничек чыдагандыр. Исереп ул куптарган,давылга...
Тиеннэрем жыеп йорт тозедем. Ул кайтып кермэде ойгэдэ,
Ичмасам бер кадак какмады ул. Стенада торган чойгэдэ...
Колхоз эше,ойдэге мал белэн. Доньяларны ничек коткэнмен?
Эшкэ чумып сизми дэ калганмын. Балаларым усеп житкэнен.
Авылыбызда анын бер сояркэсе. Малай тапты,арткы урамда,
Шул хурлыктан жулэрлэнгэн жаным. Ялан тэпи йорде буранда...
Гомер буе хыянэт итте ул. Туктады тик жегэрлек беткэч...
Хазер килеп минем кулга калды. Эт конендэ мин,картлыгым житкэч.
Бер жылы суз ишетергэ дэ. Интегеп яшэдем мин,тормышта,
Ат кебек жигелеп тартып бардым. Суз эйтмичэ шушы язмышка...
Уземнен дэ хазер тазалык юк. Мэганэсез ир эчэ хатын-кыз канын,
Эчеп,сугышып курсэткэнен анын. Коннэр житмэс,сойлэргэ наным.
Ник яшь чакларында уйламыйлар. Кайчандыр бер картлык килэсен,
Беркемгэ кирэкми,миннэн башка. Телэми хазер,ялгыз улэсен...
Балаларым ходайга шокер дим. Инсафлылар,матур яшилэр,
Эни эйдэ безгэ килеп тор,дип. Хяр кайсысы мине дэшэлэр.
Этилэрен генэ онэмилэр. Кунеллэре каткан курэсен...
Эти бит ул,гафу итегез дим. Беркем белми нилэр буласын...
Анласын иде дэ бит хяр кеше. Тормыш тугел ул,буген генэ,
Янэшэндэ булган якыннарга. Биреп яшэу кирэк,якты кунел генэ.
Мин барысын гафу иттем инде. Узе жавап тотар ходайга,
Йорэгем кин,хичтэ авырсынмыйм. Язмыш тегелэй дэ бора,болайда...
Ходай исэнлегем генэ бирсен. Яшэудэн кем туйган сон,балам?
Юлларында имин йорче кызым. Изге телэк телэп мин калам.
Эби тошеп калды авылында. Э мин дэвам иттем юлымны,
Ул сойлэгэн шушы гыйбрэтлэр. Бик тибрэтте,кунел кылымны.
Минем буген язган сузлэремне. Ир-егетлэр ныклап уйласын,
Кылган гамэллэрен алдан уйла. Оятынны гына жуйма син...
Бу доньяда яшэсэклэр иде. Сойгэннэрнен белеп кадерен
Кан койдырып,рэнжетеп яшэсэн. Беркем килеп курмэс каберен...
Жылы сузлэр йорэккэ май була. Э кырыслык озэ узэкне,
Картлык ерак тугел,уйлау кирэк. Тешлэп булмыйдырла терсэкне...
Свидетельство о публикации №113031004906
Валентина Дробышевская 10.03.2013 13:08 Заявить о нарушении
Светлана Садинская 10.03.2013 14:43 Заявить о нарушении
Читай и смысл пойми.
Понявшему будет наградой.
На старость , впереди.
Фаниль Асфаров 10.03.2013 17:46 Заявить о нарушении