Яз кояшы

Яз кояшы карый тэрэзэмэ
Ул елмая кукне балкытып,
Тау буенда умырзая чыгар,
Кар астыннан башын калкытып.

Кышкы салкыннардан тунган кунел,
Бэлки эрер язлар килгэндэ,
Кунелемдэ язгы наз уяна,
Умырзаяларны кургэндэ.

Яз кояшы хярчак колеп торсын,
Мин барасы юллар чатында,
Насыйп ярым мина каршы чыксын
Алып китсен,бэхет атында...

Без яшэрбез,озын-озак еллар
Бер жан булып,соеп,анлашып,
Бэхетле картлыкка,без житэрбез
Кулны-кулга тотып,парлашып.

Яз кояшы сипсен кунелемэ
Мэнге бетмэс жылы нурларын
Кояш кумсен,матур чэчэклэргэ,
Болыннарым,тугай,кырларым.

Яз кояшы мина булэк итсен
Чишмэ суларынын сафлыгын,
Без барасы юллар хатерлэтсен,
Яз сулышын,язнын пакълеген.


Рецензии