8-март житэ
Язнын беренче коне
Матур бэйрэм март аенда
Гузэл затлар бэйрэме.
Хыялсыз кеше булмыйдыр
Ялгызлар бэхет котэ
Алар да шушы бэйрэмдэ
Нилэрдер омет итэ...
Кем котлар сон ялгызларны?
Таяныр таллары юк...
Аларны сон кемнэр анлар?
Ач хален белми шул тук...
Кунеллэрне кутэрергэ
Житэ кайчак жылы суз...
Синен язын алда эле,
Бэхетенне кот син,туз...
Бэйрэм коннэрендэ бигрэк
Авыр шул ялгызларга...
Язмыш елмаер эле бер,
Калмагыз сагышларга.
Авырлыкны жинеп була,
Тик кочле булсан гына
Куз яше аша елмаеп,
Гел колеп торсан гына.
Тиздэн безнен бэйрэм,кызлар
Ометсез шайтан гына...
Елмаеп,колеп тин ярын,
Бэлки чыгар алдына.
Тэмле телле,булып яшэн,
Телэп торын телэкне...
Сабыр булганнарга гына,
Ходай бирер булэкне...
Свидетельство о публикации №113030403308