Тормыш кадере

Синен хален беркем белэ алмый
Уз башына эгэр тошмэсэ,
Эштэн ойгэ очып кайта алмыйсын,
Беркем сине сагынып котмэсэ.

Саулык кадерен белеп бетермибез,
Башкаена чирлэр килмэсэ,
Авырганда килеп,якын кешен,
Барда яхшы булыр, димэсэ...

Туганнарнын кадерен белсэк иде,
Кайгыларда тугел, шатлыкта,
Апа,сенел,абый,энелэрен,
Ташламаслар сине,картлыкта.

Туган йортнын тойсан жылылыгын,
Кайткан чакта тугел,хярвакыт,
Шул жылылык,юлдаш булып барып,
Кире кайтыр сина,бервакыт.

Эти-эни кадерен белсэк иде,
Узебез шул яшькэ житэрбез...
Буген чэчкэн орлыклар унышын,
Жыярга дип,омет итэрбез...

Бер-берсен яраткан ярларга да,
Юл куешып кирэк яшэргэ,
Алтын туйлар житкэнчегэ кадэр,
Тэмле телен белэн дэшэргэ.

Балаларны устерсэк иде без,
Узебезгэ терэк булырлык,
Алар безгэ биргэн жылылыктан,
Шатлыклардан,яшьлэр тулырлык...

Кеше сине аша курэ алмый,
Торле чагы була тормышта,
Ак коннэре була,каралары,
Рэнжеп яшэмэгез язмышка...

Хичтэ упкэлэмик без тормышка,
Куреп яшик,матур якларын,
Эрнулэре калсын,алгы конгэ,
Алып китик рэхэт чакларын...

Ходайдан артыгын син сорама,
Булганына шокер итэ бел,
Авыр чакта,уйла шатлыкларын,
Елыйсы килгэн дэ,елмай,кел...


Рецензии