Синен хатлар
Синен язган хатлар табылды.
Инде син юк...,э минем йорэгем
Дэваны сон таба алырмы?
Кабат-кабат укыйм хатларынны
Чын йорэктен микэн язылган?
Хатларында жылын тоям, чонки
Бэхетле коннерем чагылган.
Синен хатка язган сузлэреннен
Дореслеген хазер белэ алмыйм.
Бэлки яраткансындыр... узенчэ
Кунелемне шулай мин алдыйм.
Фани доньяларда син юк инде
Кузлэремэ карап дэшэргэ.
Бэлки синен хатлар ярдэм итэр
Коч табарга синсез яшэргэ.
Искэ тошермимен уткэннэрне,
Яра кузгатудан ни файда?
Синен белэн уткэргэн елларым
Язмыштыр ул, рэхмэт Ходайга.
Тормышларнын торле чагы була
Начарларын сызып ташладым.
Узем белэн алдым яктыларын
Яна тормыш инде башладым...
Свидетельство о публикации №113022806608