Сихри урман

Ак бэскэ торенгэн,кышкы урман
Ак кардан сырылган,ак келэм
Каеннарым ак алка кигэннэр,
Кар бортегеннэн ул эленгэн.

Ак урманда мэнге яшел чыршы
Тирэ якка багып конлэшэ,
Кар бортеклэреннэн теккэн кулмэк,
Мин дэ кияр идем,дип дэшэ.

Экияттэге шушы матурлыкны,
Куреп туеп булмый беркайчан
Жан тынычлыгы табармын кебек,
Хозурлыкка кереп чорналсам...

Урманнарга яуган энже карлар,
Табигатьнен юмарт буляге
Ак бэхетлэр вэгъдэ иткэн кышка,
Мин ышанам, ышан йорэгем...


Рецензии