Юллар

Ничэ еллар шушы юллардан мин
Туган якка кайтам эйлэнеп
Калды туганнарым,эткей-энкей,
Кунел кылларына бэйлэнеп.

Без барасы юлга фэрештэлэр
Ак жэймэлэр жэеп китсэ иде
Юлга чыккан хяр бер кешегэ дэ
Изге сэфэр насыйп итсэ иде.

Юлым ерак,фэрештэлэр мине
Баш очында саклап барсыннар
Юл кырында сердэш каеннарым
Исэн йоре, диеп калсыннар.

Сэламэтлек,бэхет,шатлык кына
Алып килсен безгэ иртэлэр
Исэн-имин йорик без юлларда
Безне ойдэ сагынып котэлэр...

Сакланып йорик без,зур юлларда, 
Югалтудан озелмэсен бэгырьлэр,
Ин матур чагында шул юлларда,
Киселмэсен иде гомерлэр...

Руль кулымда,укы энкей бэгьрем,
Барлык белгэн изге доганны,
Саклап барыр,яклап йортер алар,
Юлга чыккан хэр бер баланны...


Рецензии