Тэрэзлэр
Эштэн кайтам жылы оемэ
Тонге куктэ тулы аем йозэ
Экрен генэ, ул уз коенэ.
Жирдэ,ай яктысын алыштырып,
Мина карый торле тэрэзлэр,
Торле язмышлар бу тэрэзлэрдэ,
Нилэр микэн алар яшерэлэр?...
Сабыен кочкан ана,бер тэрэздэ
Нидер сойлэп соя нэниен,
Энэ йозе ялгызлыктан жылап,
Куз яшьлэре кипкэн эбинен...
Оске катта тэрэздэ курэмен,
Кочаклашып баскан ике яр,
Ут сунмэсен алар тэрэзендэ
Аерылмасын шушы, матур пар.
Алга атлыйм,энэ тэрэзэдэ,
Ялгыз иркэй баккан урамга
Куз яшьлэрен тыеп тора алмый,
Эчендэ уйнаган буранга...
Тол хатыннар,тэрэз артларында
Балаларын коткэн аналар,
Исэн чакта, эчкече анасы,
Ятим калган, нэни сабыйлар...
Байлыктан туеп сикергэннэре,
Тиенен санаган, карт-коры,
Бэхетлесе бардыр, бэхетсезе,
Хяркемнен тормышта, уз юлы...
Туйлар горли, тэрэз артларында
Бэхеткэ кумелгэн,яшь парлар
Яратмыйча, соймичэ яшэгэн,
Бер-берсенэ ят булган ярлар...
Тэрэзлэр артында тормыш кайный
Таза,гарип, нинди кеше юк,
Кемдер бичарадан эрни,ялгызлыктан,
Бэхетленен анда эше юк...
Бардыр авыр чирдэн интеккэннэр
Белмэгэне саулык кадерен...
Санламаучы бардыр,онытучы,
Эти-энисенен каберен...
Тэрэз артларында,купме язмыш
Ничек тели шулай яшилэр...
Иртэгэ сон булыр,кадерен белен
Бугенгенен,зинхар, КЕШЕЛЭР...
Тэрэзлэрдэ,хярчак янсын утлар
Матур булып, яктыртып, колеп,
Хяр мизгелнен,бу якты доньянын,
Кадерлэрен ЯШИКЧЕ белеп...
Свидетельство о публикации №113020602708
Гиздатуллина Алия 25.02.2013 22:38 Заявить о нарушении