Кайларда адаштын бэхетем

Эшлэр белэн утсэ кондезлэрен,
Кичлэр житсэ керэм сагышка,
Кайда адаштырдын бэхетем,дип
Упкэлэп тэ куям язмышка...

Ялгызлыкта эрнеп гомер утэ,
Бетте кибеп яше кузлэрнен,
Мина дигэн бэхет кайда йори,
Ишеклэрен шакый кемнэрнен...

Кемнэргэдер язмыш бэхетлэрне,
Нигэ бирэ икэн бик зурлап,
Алар рэхэтлэргэ чыдый алмый,
Йори тормышларын гел хурлап...

Берэулэре биргэн бэхеткэйнен,
Риза була тамчысынада...
Миндэй сабырлары,хаттэ тузэ,
Язмышкайнын камчысынада...

Эйтче язмыш,мине курми бэхет,
Каф тау артларына киттеме?
Эллэ инде мине танымыйча,
Чит якларга барып життеме?

Язмышкаем син чыгарсан эгэр,
Сойгэн кешем минем алдыма,
Барлык йорэк жылым,чэчэк итеп,
Сибэр идем барыр юлына...

Йорэгемне ярып бирер идем
Анлар кеше булса янэшэ...
Тик юлымда бары таш стена,
Язмыш хаман туз син, дип дэшэ.

Тузэм язмыш,бар эле сабырлык,
Тик авыр шул гомер итэргэ,
Йорэккэем генэ тузсен инде,
Бэхетлэрем куып житэргэ...


 


Рецензии
Жылатасын инде тагын, Рябина!!!

Ирида Акалы   12.08.2015 22:02     Заявить о нарушении