Яшь килен

Туйлар горли буген безнен якта
Кияу йортынын ачык капкасы,
Барда эзер килен тошерергэ,
Остэл корган, ап-ак  япмасы.

Ак ефэкле, ап-ак машина,
Ак кулмэкле анда яшь килен,
Чит якларга буген ул беренче,
Аяк баса, ташлап уз жирен...

Ак кулмэкле яп-яшь кыз бала,
Менеп баса мендэр остенэ,
Авыз итэ, май белэн балны ул,
Ходай бэхет бирсен узенэ.

Тубэтэй кидерэ кайнатага,
Кайнанага сала шэллэрен,
Тату яшик, балам, дилэр алар,
Белеп торын безнен халлэрне.

Туйлар горли,хэтта тукмак бии...
Бэйрэм итэ туган- тумача,
Бэхет тели бу яшь парга ата-ана,
Саулык, байлык - кода-кодача.

Бэхетле яшэсен хяр кушылган,
Фэрештэлэр ярдэм итсеннэр...
Кайгыларсыз, рэхэт тормыш корып,
Алтын туйга барып житсеннэр.


Рецензии