Ак яулыклы эбилэр

Куп курдегез авырлыклар
Борчулар хэм кайгылар
Хэрбер газап сезнен йозгэ
Тирэн эзлэр салдылар

Гомер буе сабыр булып
Жиндегез киртэлэрне
Каршы алдыгыз елмаеп
Кояшлы иртэлэрне.

Эшлэдегез сез бар жирдэ
Эсседэ,  хэм салкында,
Сезнен кочне тинлэп була,
Горлэп янган ялкынга.

Ойдэдэ сез, эштэдэ сез,
Житештегез барсына
Балаларыгыз бурычлы
Хазер сезнен каршыда.

Ак яулыклы, ак эбилэр
Хормэт итэбез сезне
Чонки тэуфыйклы булырга ,
Сез ойрэттегез безне.


Рецензии