Яшьлеккэ бер кайтып эйлэник
Бер генэ кон,тик бер мизгелгэ,
Кайда минем гонахсыз сабый чак,
Юк бит инде туган нигездэ.
Яшьлек кичлэреннэн бер эйлэник,
Искэ алыйк сойгэн ярларны,
Авыл урамында гармун белэн,
Каршы алган алсу таннарны.
Яшь чакларым, кабатланмас мизгел,
Ин жулэр чак булган тугелме?,
Сойгэн ярлар ятларга киткэндэ,
Купме куз яшьлэре тугелде...
Тормыш кордык,усте балаларда.
Кызларыбыз эни булдылар,
Онык тугач хэтта кузлэремдэ,
Шатлык яше белэн тулдылар.
Яшьлэккэ бер кайтып килик эле,
Жырлыйк яшь чактагы жырларны,
Алгы конгэ эйдэ, алып китик,
Буген янгыраган моннарны.
Яшьлек артта калса,калсын эйдэ,
Алда котсен бэхетле картлык,
Ходай безгэ сэламэтлек бирсен,
Кайгы курмик,булсын тик шатлык.
Свидетельство о публикации №112121707004