Алтын туйга
Юбилейга юллап телэклэр,
Илле биш ел,алтмыш,алтмыш биш ел,
Бергэ типсен сезнен йорэклэр.
Жир йозендэ торле кешелэрнен,
Язмышлары торле буладыр,
Сез сагынып, без кайта алмасак,
Кузегезгэ яшьлэр туладыр.
Озын гомер бергэ яшэдегез,
Тормыш сезне ай-хай сынады,
Бозлы суга салып чылатсада,
Энкей тешен кысып чыдады.
Эткей-энкей гомер биргэн очен,
Дурт балагыз чиксез рэхмэтле,
Хяр кон иртэн мин ходайдан сорыйм,
Муллап бирсен сезгэ хормэтне.
Эткей-энкей без бик рэхмэтлебез,
Сез яшэгез безнен шатлыкка,
Бер-берегезнен кадерен тоеп яшэн,
Житкэн чакта тигез картлыкка.
Эткей-энкей сэламэт булыгыз,
Сызламасын аяк-куллары,
Фэрэштэлэр ак жэймэлэр жэеп,
Ачып торсын сезгэ юлларны.
Эткей-энкей без бик бэхэтлебез,
Сезнен шулай бергэ яшэугэ,
Оныкларда сезне гел сагына,
Шул тугелме, бэхэт,яшэудэ.
Энкей бэгырем тагын озак еллар,
Безгэ маяк булып син яшэ,
Оныкларын нэнэй дип озелэ,
Оныкчыгын энкей дип дэшэ.
Козлэр житкэч баланнарын энкей,
Кып-кызыл тэлгэшле булалар,
Ботен гомеренне багышладын,
Бэхэтле булсын, дип балалар.
Нинди генэ сузлэр,язсам да мин,
Эйтеп бетереп булмый рэхмэтне,
Сез лаеклы, хазер инде бездэн,
Тоеп яшэу бары хормэтне.
Кайтып туктыйм, капка ача эткей,
Олы кызым кайткан, менэ дип,
Кыстыбые пешкэн энкэемнен,
Бялешлэре мичтэ икэн бит.
Эткей-энкей сез булганга гына,
Оебезнен яме, нуры бар,
Доньялыкта шул бит ин зур бэхет,
Шуннан кадерлерэк ни сон бар?.
Эткей-энкей яшэгез гел шулай,
Инне-ингэ куеп гел бергэ,
Сезне сагынып без кайтып йорербез,
Бяхет-шатлык сезнен гомергэ.
Сезнен бергэ шулай матур яшэу,
Олге булсын иде яшьлэргэ,
Эткей-энкей бэгырлэрем минем,
Тик бер телэк,яшьнэргэдэ эле яшьнэргэ.
Свидетельство о публикации №112121706998