Язмыш

Тамчы хэле  елга язмышыдыр,
Вак-тояклэр булмый язмышта...
Тик кургэннэр белер, сабыр бул син,
Язмышлардан булмый узмыш та.

Йоз торлегэ бора агымнарын
“Язмыш” дигэн елга юл башы.
Созэк урын, тыныч ага суы,
Нигэ очрый таудай зур ташы.
Каршы баскан, каян утсен суы,
Ярлар биек, ташкын кочэя.
Су юлында упкын - ташкын эше,
Оскэ чыгар коче эзэя...
Алда болын, созэк ярлар янда,
Тынычлана тошэ агым да.
Каз-урдэклэр балык чупли икэн,
Иркэлэнеп кенэ агымда.
Жемелдэшэ сунын тамчылары,
Ээелеп китеп сихри таллыкка.
Эмма болын буйлап озак акмый,
Чик куела икэн тынлыкка.
Су бэрелэ, чайкап ташлый ташлар,
Ярсыган су килэ созэргэ.
Нишлэсен сон,  ярлар рэхимсез шул,
Берсен берсе бэрэ озэргэ.
Жимерелгэн дулкын башын иеп,
Ярга таба ага, елышып.
Чыпыр-чыпыр су кубеклэр бары
Кургэннэрен сойли, елашып.
Купне кургэн аксакаллар кебек,
Бэрэ-суга олы дулкынар:
-“Жебемэгез, - дилэр, - каршылыклар
Алда булыр эле, алар бар.
Алда булыр тигез, тыныч юллар,
Иркен итеп сулыш алырсыз.
Яшьлэр ат эчерер, кызлар суга килер,
Чилэклэрдэ кунып калырсыз!
 Бэрелгэндэ чэчрэп егылганнар
Арагызда микэн, карагыз!
Хэр тамчы да уз язмышлы була
Агар хэлдэ микэн, барлагыз!”


Рецензии